Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Моның хәтле әле бер туйда да сыйлаганнары юк иде!

«Татар радиосы» ди-джее, «Казан» телеканалы алып баручысы Айсылу Лерон танылган шоу-мен Эдуард Үтәгәнов белән бергә Мәскәүгә барып кайткан.

- Бик дәрәҗәле бер гаиләнең малаен өйләндердек. Мәскәүгә туйга яхшы танышым шалтыратып чакырды, мәҗлесне Эдуард Үтәгәнов белән бергә алып бардык: ул - русча, мин - татарча, - дип сөйләде Айсылу Intertat.ru хәбәрчесенә.
Сәфәр дә бик күңелле үткән: «Безнең өчен бик шәп купелар алынган иде, андый шартларга хәйран калдык: телевизоры да эшләп тора, газет-журналлар да бар, һәрберебезгә минераль су, миллионнар белән баручылар өчен аерым-аерым сейфлар, телефоннар өчен аерым розеткалар бар, безне хәтта кичке аш белән дә сыйладылар», - дип дәвам итте Айсылу. Аның сүзләренә караганда, туй бик купшы, шоу-тамашалар өчен махсус җиһазландырылган «Парадайз» исемле ресторанда узган. «Шактый зур гына командабыз өчен өстәл корып куелган иде, мәҗлес дәвамында аннан ризык өзелмәде, моның хәтле әле бер туйда да сыйлаганнары юк иде!» - диде ул. Бу ресторанда еш кына әрмәннәр мәҗлес оештыра икән. Гадәттә, туйга ике якның акчасы китә, шуңа күрә туй вакытында акча җыйганда ике тартма куела, аларга «кәләш» һәм «кияү» дип язылган. Һәр яктан килгән кунаклар акчаны үз ягына сала, аннары кәләшкә җыелган акча аның әти-әнисенә, ә кияүнеке үзенең әти-әнисенә тапшырыла. «Без исә татар туенда булдык, монда бөтен бүләкне туй башланганчы биреп бетерделәр», - диде Айсылу.
- Туйда танылган җырчылар, саксофонист чыгыш ясады, кәләш үзе дә ике җырын башкарып, һәммәсен дә таң калдырды. Кунакларның күбесе үзебезнең Татарстаннан булгач, эшләве бермә-бер җиңелрәк булды. Ә инде иң рәхәте - икенче көнне яшьләрнең шалтыратып рәхмәт әйтүләре. Хәер, бу очракта мин шәхсән яшьләрнең үзләренә рәхмәтле. Шундый эмоцияләр бүләк иткән бу туй күңелле бер маҗара булып истә калачак!» - дип тәмамлады сүзен Айсылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев