Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Мондый вәхшилекне сугыш вакытында да күрмәдек» (2нче кисәк)

Күпме гомер итеп мондый хәлне күрмәгән авыл кешеләре югалып калган. Якын-тирәдә генә шундый хайвани затларның яшәп ятуы бу риясыз затларның башына сыймый.

Ничек инде ул, тиктомалдан, этне өрмәсен өчен укол белән йоклатып, төнге сәгать уникедә кешенең бикле ишеген ачып, миллион таләп итеп муенына пычак терисең, ди?! Андреевлар 3 декабрь кичерешләреннән әле дә айный алмый. Җинаять­челәргә тиешле җәза билгеләүләрен контрольдә тотарлык бердәнбер кеше биредә - Мария.
- Мин ул кабахәтләрнең икесенә 12 ел бирүләренә риза түгел. Югары судка кадәр барып җитәчәкмен, болай гына калдырмыйм! 89 яшьлек тыл һәм хезмәт ветеранына, үзләреннән бик күпкә көчсез гарип-горабага кул күтәрергә җөрьәт иткән имансызлар иң каты хөкем карарына лаек! - ди ул.
Хаклык эзләүче ханымга Ходай ярдәм бирсен. Җинаять кылып та җәзасыз калучылар артканнан арта барса, нишләргә кала соң? «Минем йортым - минем ныгытмам» дигән гыйбарә дә, күргәнебезчә, актуаль түгел инде. Җиңел генә баерга теләүче бәндәләр өчен бернинди киртәләр дә юк. Аллаһ да юк алар өчен, мулла да юк...
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев