Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Моңлы рәссам сөенечләре

Мәгариф җәмәгатьчелеге танылган рәссам Вил Шириаздан улы Шәрәфетдиновны олы юбилее белән тәбрикләде. Танылган рәссамның туган көненә багышланган тантана 5нче гимназиядә үткәрелде. Мәктәпнең бер бүлмәсендә рәссамның күргәзмәсе дә ачылды. Күргәзмәгә куелган эшләренең күбесе этюдлар. Үзләре зур булмасалар да, аларны бүленмичә, кем әйтмешли, бер сулышта карап чыгасың. Табигатьнең үзенә бер төрле гүзәл...

Мәгариф җәмәгатьчелеге танылган рәссам Вил Шириаздан улы Шәрәфетдиновны олы юбилее белән тәбрикләде. Танылган рәссамның туган көненә багышланган тантана 5нче гимназиядә үткәрелде. Мәктәпнең бер бүлмәсендә рәссамның күргәзмәсе дә ачылды.
Күргәзмәгә куелган эшләренең күбесе этюдлар. Үзләре зур булмасалар да, аларны бүленмичә, кем әйтмешли, бер сулышта карап чыгасың. Табигатьнең үзенә бер төрле гүзәл мизгелләрен «эләктергән» рәссам. Аларга сокланмый мөмкин түгел. Туган як күренешләре дә үзенчәлекле. Бүлмәнең икенче ягында куелган таныш шәхесләрнең портретларын да гаҗәпләнеп карыйсың. Үзең дә аларны нәкъ шулай төсмерлисең кебек бит. Портрет остасы образ иҗат иткән, димәк. Фаил Шәфигуллин, Авзал Шамов, Мирхәйдәр Фәйзи, Ризаэтдин Фәхретдин, Азат Вергазов кебек әдипләрнең образларын күрергә мөмкин әлеге күргәзмәдә.
Рәссам Вил Шәрәфетдиновның педагог булуын да әйтик. Ул гомер буе балалар укыта. Башта - Яшел Үзән сәнгать мәктәбендә, аннары менә шушы 5нче гимназиядә эшли. Якташыбыз мәгариф тармагындагы фидакарь хезмәте өчен 2005 елда Каюм Насыйри исемендәге премия белән бүләкләнде. Сиксән яшен тутырган мөгаллим әле дә эшли. Ул балаларны курайда уйнарга өйрәтә. Музыка сәнгатен дә үз итүе рәсем иҗат итәргә комачауламый, киресенчә, иш янына куш кебек, ди ул. Хәзер инде үзе гимназиядә эшләүче Фәридә Сафина: «Ул безне сәнгать мәктәбендә укыткан чагында, класска курайда татар көйләрен уйнап килеп керә иде», дип уртаклашты үзенең хатирәләре белән.
Гимназиядә үткәрелгән тантанада Вил Шириаздан улын аеруча шәкертләре олылады. Тәбрикләүләр төрлечә булды. Менә гимназиянең V сыйныф укучылары курайда милли көйләр уйнап, тулы бер концерт куйдылар. Балаларның ихлас чыгышы өлкән яшьтәге мөгаллимне бигрәк тә сөендергәне булгандыр, мөгаен.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев