Яшәеш
Мәктәпләрдә Яңа елга әзерләнү бара
Олы Яке мәктәбендә дә шау килеп иң могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе - Яңа елга әзерләнү бара. Шул ук вакытта төп эшләре укуны да онытмыйлар. Бу көннәрдә район күләмендә узучы олимпиададан да кайтып кергәннәре юк. Уңышлар гына теләп калабыз сезгә.
Акъегет мәктәбе территориясендә әкият шәһәрчеге ясаганнар. Кар кайдан тапканнар диген? «Инде күптән ясаган идек, эреде. Хәзер яңа яуган кар белән яңартып куйдык. Инде буйыйсы гына калды, килеп күрегез», - дип безне дә кунакка чакырды мәктәп директоры Гөлинә Саттарова.
Карагуҗа мәктәбе укучылары инвалидлар декадасын Фәнис Яруллин, Лилия Вергазова, Лилия Сәлахова иҗатына багышлап уздырган. Бүген исә иң матур бизәлгән сыйныф бүлмәсе, поделка ясау, үзенчәлекле рәсем бәйгесенә ныклап әзерләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев