Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәп укучыларына поездда 50 % ташлама ясалырга мөмкин

Россия Транспорт министрлыгы мәктәп укучылары өчен ерак арага йөрүче поездларда 50 % ташлама кертергә тәкъдим итә. Ташлама ел әйләнәсендә булырга тиеш, дип саный идарә тармагы.

Хәзерге вакытта 1 июнь - 31 август аралыгында поездларда плацкарт, гомуми һәм утырып бара торган вагоннарда ташлама каралмаган. Шуңа да Транспорт министрлыгы төзәтмәләр кертү турындагы проект әзерли. Шуның нигезендә федераль бюджеттан Россия тимер юлларына ташламага ия пассажирларга хезмәт күрсәткән өчен субсидия бирмәкчеләр. Моның өчен 1-2 млрд. сум чамасы өстәмә акча кирәк икән. Проектны ике атна эчендә эшләп бетерергә ышандыралар.

Укучыларга хәзерге вакытта ташлама уку чорында гына каралган.

Кече яшьтәге балаларга килгәндә, 5 яше тулмаган сабыйлар, поездда аерым урын алмаса, бушка бара. Шул ук вакытта пассажир үзе белән бушка бер генә бала алып барырга хокуклы. 5-10 яшьлек балаларга билетлар 65 % ташлама белән сатыла.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X