Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәп һәм бакча – авылның йөрәге ул!

Мәктәп һәм балалар бакчасы теләсә кайсы авылның йөзен билгели, шуңа күрә редакция заданиесе буенча районга командировкага чыкканда мәгариф учакларының торышы, эш-гамәлләре белән танышырга тырышабыз. Бишнәгә баргач та, иң беренче эш итеп, мәктәпкә кердек. Ике катлы типовой бинага урнашкан Бишнә башлангыч мәктәбе балалар бакчасын да үз канаты астына сыендырган. Балалар бакчасының...

Мәктәп һәм балалар бакчасы теләсә кайсы авылның йөзен билгели, шуңа күрә редакция заданиесе буенча районга командировкага чыкканда мәгариф учакларының торышы, эш-гамәлләре белән танышырга тырышабыз. Бишнәгә баргач та, иң беренче эш итеп, мәктәпкә кердек.
Ике катлы типовой бинага урнашкан Бишнә башлангыч мәктәбе балалар бакчасын да үз канаты астына сыендырган. Балалар бакчасының 2 төркемендә хәзерге вакытта 35 нарасый тәрбияләнә. Бер авыл өчен аз түгел, димәк, авылның киләчәге бар һәм өметле дигән сүз.
- Матур гына эшләп торган безнең урта мәктәпне, финанс чыгымнарын киметү максатыннан, моннан берничә ел элек башлангычка үзгәртеп куйганнар иде, әмма кай­чан да булса авылда янәдән урта мәктәп эшли башлар, дигән өмет яши күңелдә, - дип сөйли Бишнә башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасы директоры Зөлфия Сабирова. - Сиксәненче елларда салынган булса да, бинабыз әйбәт: иркен дә, җылы да, якты да, төзек тә. Сыйныф бүлмәләре күп. Мәгариф идарәсенең элеккеге җитәкчесе Алексей Сафин да, мәктәп бинасын карагач, бинаның, чыннан да, заман таләпләренә туры килүен, киләчәктә урта мәктәп ачарга төпле нигез булуын әйткән иде. Мәктәпнең үзәктән ягып җылытылуын да, краннан кайнар су агып торуын да әйтергә кирәк.
Авыл мәктәбе өчен укучылары да җитәрлек. Бүгенге көндә башлангыч мәктәпнең I-IV сыйныфында 14 бала белем ала. Урта мәктәп ябылгач, авылның 23 баласы - Ключигә, 11е Олы Карагуҗа урта мәктәбенә йөреп укырга мәҗбүр. Башлангыч мәктәптә өлгереш әйбәт. Уку-укыту сыйфаты яхшы. Мәктәп коллективы, тирә-юньне төзекләндерү, бакчаны тәртиптә тоту һәм анда җиләк-җимеш, яшелчә үстерү буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән бәйгенең «Иң яхшы башлангыч мәктәп» номинациясендә җиңеп чыгып, оргтехника сатып алуга сертификат откан. Мәгариф идарәсе дә әлеге коллектив турында яхшы фикердә.
- Бишнә мәктәбендә һәрвакыт көчле укытучылар эшләде, - дип искә ала Яшел Үзән мәгариф идарәсенең баш белгече Рәйханә Мостафина. - Районда үткәрелгән фән олимпиадаларында бу мәктәп укучыларын ел саен призерлар рәтендә күрергә мөмкин иде. Хәзер дә шулай. Мәктәптә эшләүче укытучыларның икесе дә, Тәскирә Идиятова да, Гөлсинә Гарифуллина да - әйдәп баручы укытучылар. Хәзер балалар мәктәпкә бакчадан зур әзерлек белән килә. Монысы тәрбиячеләр Рәхилә Сабирова, Резидә Гыйззәтуллина, Эльвира Кәлимуллинаның тырыш хезмәте.
Авыл балалары, Ключи, Олы Карагуҗа урта мәктәбенә йөреп укыса да, элек үзләре укып киткән мәктәпкә һәм укытучылары янына төрле бәйрәмнәрне үткәрергә, нәниләр өчен яңа уеннар оештырырга, уңышлары белән уртаклашырга килә. Укытучылар да үзләрендә белем алганнарның күрше авыл мәктәпләрендә укуы белән даими танышып тора. Элемтә шулай дә­вам итә.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев