Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәп елларын онытып буламы соң?

Мәктәпне тәмамлаганга да 50 ел узып киткән. Аздырмы бу, күптерме, әйтүе авыр. Әмма еллар узган, безнең чәчләргә дә чал төшкән, күбебез инде үзебез әби-бабай булган, шактый гына тормыш тәҗрибәсе туплаган. Биш дистә елдан соң классташлар белән очрашу - зур вакыйга. Бер күрешү - үзе бер гомер.

Мамадыш-Әкил урта мәктәбен без 1965 елда тәмамлаган идек. Безнең класс бик үзенчәлекле булды, һәркайсыбыз катлаулы тормыш юлында үз урынын, үз сукмагын тапты. Шушы датаны билгеләр өчен без - классташлар Яшел Үзәннең бер иркен кафесында җыелып алырга булдык. Барыбызга да уңайлы булсын дип, без авылны түгел, ә Яшел Үзәнне сайладык.
Күптән үтсә дә яшьлек еллары,
Хәтердә һаман мәктәп юллары.
Үтеп китсә дә, ул еллар истә,
Дөрли күңелдә әле бүген дә.
Ерак калса да мәктәп еллары,
Суынмый икән яшьлек еллары.
Безнең класс җитәкчебез Җәннәт апа Касыймова иде, очрашуга аны да чакырдык. Булат абый гына килә алмады, авырып тора диделәр. Арабыздан вакытсыз гүргә кергән классташларыбыз шактый, мәрхүм булган укытучыларыбыз бар. Шуңа күрә яшьтәшебез Наил хәзрәт Садриев Коръән укып, әрвахларга дога кылдык барыбыз бергә. Дусларыбыз Танай, Мамадыш-Әкил авылларыннан, Васильеводан, Казаннан, Волгодонскидан һәм Чиләбедән килде.
Очрашу барышында җырлар җырлап күңелләрне бушаттык, биедек тә, туйганчы сөйләштек, матур теләкләр теләштек.
Бу тормышның озын
юлларыннан,
Атладык та атладык.
Кеше дигән, олы шәхес дигән
Исемне без горур сакладык.
Классташларыбыз арасында дәүләтнең олы бүләкләре белән бүләкләнгәннәр дә бар. Күп еллар буе Ленин исемендәге алдынгы колхозны җитәкләгән Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Хәлим Идиятуллин, Татарстанның атказанган икътисадчысы Мәдинә Низамова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Хуҗина бар.
Кичәбезнең иң тантаналы вакыты - Җәннәт апаны юбилее белән котлау иде. Аның шушы көнне 80 яшь тулган көне, ә аның тормыш иптәше Булат абыйга да августта 80 яшь тулган. Туган көннәре белән котлап, бүләкләребезне бирдек. Әле тагын Италиядә яшәүче классташыбыз Мәдинә Әхмәтшина да укытучыбызны котлап, матур сүзләрен һәм бүләген җибәргән. Рәхмәт йөзеннән Җәннәт апа безгә «Мин сезне шундый сагындым» дигән җырын җырлады. Күбебезнең күзенә яшь тулды.
Кичәне «Бер күрешү - үзе бер гомер» дигән җыр белән тәмамладык.
Бу күңелле очрашудан барыбыз да зур канәгатьләнү алып, тагын шулай очрашырга сүз куешып таралыштык. Без үзебезгә бик зур рухи азык алдык дип әйтсәк тә, ялгыш булмас. Киләсе очрашуларга кадәр, классташлар, яшьтәшләр, замандашлар! Исән-сау булыгыз.
Фәния Хуҗина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев