Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәп балалары ДПС формасын кия башлый

«Яшел патруль», «Яшь гвардияче» һәм спортчылар мәктәбендә эчмиләр дә, тартмыйлар да, җинаять тә кылмыйлар.

Яшел Үзәндә 31059 бала яши. Шуларның 40 проценты тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә. Профилактика системасында балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукын яклау комиссиясе (алда - КДН) зур роль уйный. Әлеге комиссиянең нәтиҗәле эш алып баруы сәбәпле агымдагы елның 10 аенда җинаятьчелек ике тапкыр кимегән, әмма авыр җинаятьләр арткан. Шушы чорда 200ләп (2015 елда - 224) яшүсмер исәпкә куелган. 64е җинаятьләрне исерек килеш кылган.
Яшүсмерләр кылган кыңгыр гамәлләрнең сәбәбен гадәттә мәктәпләрдән эзлиләр, әмма гаилә тәрбиясе дә соңгы урында тормый.
- Ачыкланган очракларны яшереп калырга ярамый, - диде мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә КДНның киңәйтелгән утырышында район башлыгы Александр Тыгин. - Репутация реакциягә бәйле. Директорның мондый очракларда төп субъект буларак КДН белән үзара элемтәдә торуы мөһим.
Җинаятьчелек күп булган уку учреждениеләренә кураторлар билгеләнгән. Мәсәлән, механика көллиятенең кураторы Александр Тыгин булса, кичке мәктәпнеке - мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева.
2016 елның 10 аенда 138 яшүсмер җәмәгать урынында исерек хәлдә булган. 27 сатучыга карата балаларга спиртлы эчемлек саткан өчен административ эш кузгатылган.
Район башлыгы берничә тәкъдим белән чыкты. Шуларның берсе - «Яшел патруль», ягъни һәр мәктәп яны территориясен гөлбакчага әйләндерү. Ул элеккегеләреннән кардиналь аерыла. Моның өчен һәр мәктәп үзенең генераль планын булдырачак.
- Балаларның үз куллары белән төзекләндерелгән мәктәп яны шәһәрдәге иң матур урын булырга тиеш, - диде башлык. - Үзе утырткан агачны ул бервакытта да сындырмас. Бу бик мөһим проект!
Мәктәпләрдә гвардия класслары булдыру да башлык тәкъдимнәренең берсе. Монда да балалар үзләре юл иминлеге кагыйдәсен бозучыларны ачыклаячак.
Балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда ГТО нормаларын тапшыру мөһим урынны алып тора. Башлык белдерүенчә, һәр мәктәп ГТО тапшыруда 100 процент нәтиҗә белән чыгарга тиеш. Бу очракта да иң соңгыларны бәяләүдән башлау мөһим.
Мәктәп янында үз кулы белән агач утырткан, ГИБДД хезмәткәре вазифасын башкарган яисә тырышып-тырышып ГТО нормасын тапшырган бала иртәгә шәһәр урамында вандал булмас. Максат та бит шул: һәр яктан да сәламәт яшьләр тәрбияләү.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев