Бик күпләрнең үлеменә китергән фаҗигале хәл- күпләп җыелган халык арасында башланган этелеш сәбәпле булган.
Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗигада зыян күрүчеләр 863 кешегә җиткән, 717 хаҗи мәрхүм булган. Коткару эшләре хәзер дә дәвам итә.
"ТР МДН ХАҖ" программасы белән хаҗ сәфәренә юл тотучылар арасында әлеге хәлдән зыян күрүчеләр юк. быел әлеге программа белән 750 кеше хаҗ кыла. Аларны тәҗрибәле төркем җитәкчеләре һәм 15 табиб озатып йөри, дип хәбәр иттте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев