Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мисырдан кайткан туристларга багажлары таратыла

"Казан" халыкара аэропортының беренче терминалында Мисырдан кайткан туристларга багажларын тапшыру эше җайга салынган.

Үз багажыңны эчке авиалинияләрнең очып килү залында алырга була, дип аңлаталар аэропорт хезмәткәрләре. Казан аэропортына килгән багаж турында тулырак мәгълүмат алу өчен, пассажирлар кайтарылган багаж Реестрына мөрәҗәгать итә ала. Яңа мәгълүмат булган саен, багаж хакындагы база да яңарып тора. Багажлар тәүлек дәвамында хуҗаларына тапшырыла.


Багажны алу мәсьәләләре буенча (843)-254-00-80, (843)-267-87-80 телефоннары аша да мәгълүмат бирелә. Казанда яшәмәүче туристлар өчен багажны "Россия почтасы" аша тапшыру да оештырыла.

Чыганак: интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев