Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Минтимер Шәймиев 2016 елда Зөядә һәм Болгарда эш планнары буенча киңәшмә үткәрде

Киләчәктә Болгар цивилизациясе музее ачу Суар һәм Биләр шәһәрлекләрендә фәнни тикшеренүләр алып баруны күздә тота

Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев 2016 елга "Мәдәни мирас: борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге" комплекслы проектын чынга ашыруга багышланган чаралар исемлеген формалаштыру буенча киңәшмә үткәрде.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте белдергәнчә, киңәшмә башында Минтимер Шәймиев: "Зур күләмле эш башкарырга кирәк булачак, без белемлерәк, тәҗрибәлерәк булган саен ул катлаулана. Гомумән, Болгар һәм Зөя буенча төп эшләр ахырына якынлаша. Әмма мәдәният, мәгариф, тарих, туризм белән шөгыльләнүче безнең министрлыклар һәм ведомстволар, институтлар өчен эш кимеми. Киләсе ел гади булмаячак, әмма, гомумән, киләчәккә билгеләнгән программа үтәлерлек. Безгә экономияле һәм кайгыртучан хуҗалар булырга кирәк. 2016 елда төп төзелеш, торгызу, археология эшләрен, иҗади хезмәтне дәвам итү зарур".

ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге территорияләрендә архитектура-археология эшләре турында сөйләде.
ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова мәдәни мирас объектларында Болгар һәм Зөя территориясендә ремонт-реставрация һәм төзелеш эшләре планын тәкъдим итте.

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы Ирада Әюпова мәдәни мирас объектларында Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеген музейфикацияләү турында сөйләде.Ул Болгар турында: "Киләчәктә Болгар цивилизациясе музее ачу Суар һәм Биләр шәһәрлекләрендә фәнни тикшеренүләр алып баруны күздә тота", - дип билгеләп үтте.

Ирада Әюпова шулай ук Зөя утрау-шәһәрлегендә Агач археологиясе музее булдыру процессы турында сөйләде. Шулай итеп, 2016 елга Зөя буенча музей предметларын һәм коллекцияләрен (барлыгы 1000 предмет) реставрацияләү һәм консервацияләү, Никольское чиркәвендә музей ачу, Агач археологиясе музеен ачу, ә Болгар буенча музей предметларын һәм коллекцияләрен (барлыгы 2640 предмет) реставрацияләү һәм консервацияләү, төрки-татар язуына багышланган экспозиция булдыру планлаштырылган.

Бу мәдәни мирасның ике объекты буенча проект документлары торышы белән "Татинвестгражданпроект" ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов таныштырды.

"Без биш-алты ел дәвамында кимчелекләрсез эшлибез, киләчәктә тә шулай дәвам итү зарур", - диде Минтимер Шәймиев киңәшмәне тәмамлап.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Яңарыш" республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТРның Спас районы башлыгы Камил Нугаев, ТР Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Фәрхать Мөхәммәтов, "Зөя утрау-шәһәрлеге" тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин һ.б. катнашты.

Язма "Татар-информ" агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев