Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Министрлык инвалидларны техник средстволар белән тәэмин итү вәкаләтләрен иминлек фондына тапшыра

"Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының кадрлар әзерләү һәм өлкәләр үсеше комплекслы үзәге" Дәүләт учреждениесе хәбәр итүенчә, 2016 елның 1 гыйнварыннан инвалидларны тернәкләндерү техник средстволар белән тәэмин итү, шул исәптән протез-ортопедия әйберләрен ясау һәм ремонтлау, санаторий-курортларга юлламалар бирү вәкаләтләре Дәүләт учреждениесе - Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең социаль...

Инвалидларны техник тернәкләндерү средстволар белән тәэмин итү, шул исәптән протез-ортопедия әйберләрен әзерләү һәм ремонтлау, санаторийларга юлламалар бирүгә бәйле документлар элеккеге чират тәртибен саклап, Дәүләт учреждениесе - Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең социаль иминлек фондының региональ бүлегенә тапшырылачак. Өстәмә мәгълүмат алу өчен түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә һәм телефон аша шалтыратырга була:

Яшел Үзән шәһәренең 14нче филиалы, шул исәптән уполномоченныйлары Яшел Үзән шәһәренең Гоголь урамындагы 57нче йортта урнашкан. Телефоны: (84371) 4-11-18.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X