Укытучы, мәктәп... Бу сүзләрне ишетүгә колагыма көмеш кыңгырау чыңы ишетелеп киткәндәй була.
Инде ул көннәрдән алып сигез ел узып китте. Еллар белән бергә укый тоган дәреслекләр дә, укытучылар да алышынды. Әйе, инде минем укытучыларым шактый. Алар бөтенесе дә бик әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Мин бөтен укытучыларны да хөрмәт итәм һәм безгә белем бирүләре өчен аларга бик рәхмәтлемен. Араларында минем яраткан укытучым - Резедә Һидиятова. Ул безнең сыйныфта татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Үзенең көләч йөзе, ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы белән барыбызны да үзенә каратты, күңелләребезгә ачкыч тапты. Менә шулай зур сабырлык белән безне белем диңгезенә алып кереп китте. Резедә Һидиятова дәресләрне мавыктыргыч, кызык итеп алып бара белә. Авыр темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә. Ул безнең арабызда берәр нинди аңлашылмаучанлык килеп чыгуын, авырып китүебезне яки кәефсез чагыбызны бик тиз сизеп ала. Тырышканны күреп, мактый, кирәкле урында ачулана да белә. Кызганыч, без кайчакларда билгеләребез белән аның күңелен дә төшерәбез, әмма аларны шундук төзәтергә дә тырышабыз. Ә инде «4», «5»леләр алган көнебез безнең өчен зур шатлык. Иң кызыгы шунда: «Тырышып укысагыз, «5»леләр алсагыз, ул сезнең миңа бүләгегез», - ди. Әлбәттә, һәр укытучыга укучылары үз фәненнән яхшы билгеләр алганда бик тә күңелле. Мин Резедә Һидиятова алып барган әдәбият дәресләрен бик яратам. Ул шундый матур итеп безгә шигырьләр, хикәяләр укыганда, үзеңне шул шигырьләрдәге бакчаларда кебек итеп хис итәсең. Язучыларның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгәндә, төрле презентацияләр кулланып, безнең игътибарны үзенә җәлеп итә. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә туган телгә мәхәббәт, халкыбызның үткәне, киләчәге белән кызыксыну, горурлану хисләре тәрбияли. Безнең уку һәм фикерләү сәләтебезне үстерү, әхлаклылык, гаделлек, матурлыкны күрә белү сыйфатлары булдыру - апабызның хезмәт максаты.
Укытучының эш нәтиҗәсе укучы эшчәнлегендә чагыла, дип уйлыйм мин. Резедә Һидиятова безне олимпиадаларга, төрле конкурсларга әзерли. Ата-аналар, укытучылар алдында чыгышлар ясый, тәҗрибә уртаклаша. Минем укытучымның исеме дә җисеменә туры килә. Ул гөл кебек матур, назлы. Аның белән hәрвакыт серләшәсе, күңелдәгене сөйлисе, көлеп кенә торасы килә. Тәнәфескә кыңгырау булгач та, укытучыбыз яныннан китәсе килми. Резедә Һидиятованың сыйфатлары миңа бик ошый. Мин көн дә күтәренке күңел белән мәктәпкә барам, чөнки анда мине яраткан укытучыларым көтә. Минемчә, Резедә Һидиятова hөнәренә тугрылыклы, олы җанлы, киң күңелле, зирәк hәм таләпчән, зур ихтирамга лаек укытучы. Бәя биреп бетергесез авыр хезмәтендә укытучыбызга иҗади уңышлар, күңел байлыгы телисе килә.
Диләрә Айметдинова,
14нче лицей укучысы
Нет комментариев