Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Милләтләр күп булган илдә «дуслык» сүзе бик кыйммәтле

«Салават күпере» III милли-мәдәни республика фестиваленең гала-концерты «Родина» музыка театрында узды.

Бу фестиваль Татарстанның төрле милләт халыкларын берләштерә, традицияләрен, телен, фольклорын, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау һәм үстерү буенча зур мәйдан булып тора. Зона турларында 2000ләп бала катнаш­ты. Финишка республика районнарыннан бары иң-иңнәре җыелды. 2015 елдан башлап фестивальнең гала-концертлары төрле шәһәрләрдә узачак. Быел ул бәхет Яшел Үзән шәһәренә тәтеде.
- 26 апрельдә Татарстанда зур бәйрәм - Туган тел көне. «Салават күпере» фестиваленең гала-концерты да шул көнгә беренче адым дип әйтергә мөмкин. Балаларыбыз башка милләтләр белән аралашып, дус яшәүләре бүгенге көндә бик мөһим. Рөстәм Миңнеханов сәясәте дә нәкъ шуңа юнәлтелгән: республикабызда яшәгән 115 милләтнең һәрберсенең теленә, мәдәниятенә ихтирам белән карау күңел түребездә булырга тиеш, - диде фестивальне ачу тантанасында Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.

Илсөя ЗАВИЛЕЙСКАЯ.

Язманың тулырак вариантын газетаның 30нчы санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев