Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәңгегә хуш, чынбарлык ел – тыелгысыз китәсең һәм синбезне шактый моңлы озатучы итәсең

2012 елда Яшел Үзәнгә шәһәр статусы бирелүгә 80 ел тулды. Ел дәвамында мәгариф, мәдәният, социаль тармакта барган мөһим вакыйгалар шушы зур һәм күркәм датага бәйле иде. Юбилей елында йөзләрчә сугыш ветераны фатир алу бәхетенә иреште. Берничә авылда сабыйлар бакчага йөри башлады һәм шәһәрдә тагын бер бинаны балалар бакчасы итеп үзгәртеп...

2012 елда Яшел Үзәнгә шәһәр статусы бирелүгә 80 ел тулды. Ел дәвамында мәгариф, мәдәният, социаль тармакта барган мөһим вакыйгалар шушы зур һәм күркәм датага бәйле иде. Юбилей елында йөзләрчә сугыш ветераны фатир алу бәхетенә иреште. Берничә авылда сабыйлар бакчага йөри башлады һәм шәһәрдә тагын бер бинаны балалар бакчасы итеп үзгәртеп кору эшенә керештеләр. Торак йортларны капиталь ремонтлау буенча районда күләмле эш башкарылды һәм ул киләсе елда дәвам итәчәк. Шәһәрнең 80 еллыгын августта - Шәһәр көнендә зурлап билгеләп үттек.

МӘГЪРИФӘТ
Яшел Үзәннең 80 еллыгына багышланган иҗат бәйгесендә Мулла Иленнән шагыйрь Равил Сәйфетдинов җиңеп чыкты һәм аңа Шәһәр көнендә Яшел Үзән муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
.
СӘНӘГАТЬ
Май башында ПОЗиС компаниясендә SNIVAK маркалы (Япония) суыту техникасы җитештерү конвейерын эшләтеп җибәрү тантанасы булды. Майда Горький исемендәге заводта «Океан» чик буен саклаучы корабына, августта - 21980 проекты буенча кече ракеталы кораблар сериясенең 4нче корабына нигез салынды. Июльдә «Дагыстан» сак корабы Каспий диңгезенә чыкты. Сентябрьдә Горький исемендәге завод «Баулы» нефть ташучы танкерны тантаналы төстә суга төшерде. Ноябрьдә нефть ташуга көйләнгән «Әлмәт» танкеры заказчыга тапшырылды. «Свияга» йөзә торган транспорт догына нигез салынды.

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
«Майский» теплицалар комбинаты» ширкәте - Россиядә иң инновацион предприятиеләрнең берсе. Биредә 7,87 гектар мәйданда яңа цех ачылды. Ә теплицаларның барлык мәйданы 38 гектар, шуның 22 гектары - биек теплицалар.

ТӨЗЕЛЕШ
Августта дәүләт программасы нигезендә 31 сугыш ветераны һәм тол әби Мирныйда яңа төзелгән йорттан яңа фатир алды.

ТАРИХИ УРЫННАР
Зөя кала-утравына ИКОМОС экспертлары килеп китте. Алар тарихи һәйкәлләрне карады. Утрауда шулай ук Бөтендөнья ЮНЕСКО комиссиясе эшләде.
Бер төркем сугыш һәм хезмәт ветераннары ПАТП, «Әнгам» ширкәте, «Табигать байлыклары» МУП, «Грант-вояж» турагентлыгы ярдәме белән изге Болгар җиренә сәяхәт кылды.

СӘҮДӘ
Сентябрьдә «Яңа Тура» технополисының беренче павильоны арендага бирелде. «Яңа Тура» - хосусый инвесторлар акчасына Россиядә төзелә торган беренче технополис ул.

МӘДӘНИЯТ
Татар Танае китапханәчесе Гөлнур Бикзиннурова китапханәнең 60 еллык юбилеен зурлап уздырды. Декабрьдә Яшел Үзән кызы Динә Гарипова, 1нче каналда барган «Голос» телепроектында катнашып, Россиянең иң талантлы җырчы кызы дип танылды. Мирныйдагы сәнгать мәктәбе 20 еллык юбилеен билгеләп үтте.

МӘГАРИФ
Февральдә «Ел укытучысы-2012» традицион бәйгесендә шәһәр һәм районның 14 укытучысы катнашты. Гран-прига 15нче мәктәпнең биология укытучысы Ольга Егорчатова лаек дип табылды. Мулла Илендә һәм Мамадыш-Әкилдә, биналарны төзәтү-төзекләндерү эшләреннән соң, балалар бакчасы эшли башлады. Апрельдә Мулла Иле мәктәбе укучылары Гыйбадуллина Миләүшә һәм Зәйнуллина Таңсылу, тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашып, II һәм III Дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Майда Бишнәдә балалар бакчасы беренче сабыйларны кабул итте. Октябрьдә 9нчы лицей ачылуының 25 еллыгын билгеләп үтте.
Норлат балалар йорты ачылуга 70 ел тулды.
Декабрьдә Олы Яке урта мәктәбенең XI сыйныф укучысы Назыйрова Рания икенче ел рәттән үткәрелгән «Аксаковские чтения» бәйгесендә лауреат исеме яулады.
Районда 4 мәктәпкә капиталь ремонт ясалды.

ТАБИГАТЬ
Яз көне предприятие һәм оешмаларда, бюджет тармагында эшләүчеләр, шулай ук мәктәп укучылары 400 төп агач утыртты.

ДИН
Апрельдә шәһәр мәдрәсәсендә узган Коръән уку бәйгесендә районның байтак авылыннан 100гә якын бала катнашты. Октябрьдә Тау Илендә күптән көтелгән вакыйга - мәчет ачу тантанасы булды.

МЕДИЦИНА
Олы Карагуҗада яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

СПОРТ
Мартта «Яшел Үзән» газетасы призына милли көрәш буенча үткәрелгән ярышларда 200гә якын яшь спортчы бил алышты.
Сентябрьдә «Маяк» укыту-өйрәтү спорт комплексы эшчәнлеге белән чаңгы буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы Елена Вяльбе танышты. «Маяк»ның чаңгы трассасын төзекләндерүгә республикадан 14 миллион сум акча бирелгән һәм ул максатчан тотылды.
Кемеровода Себер кубогына узган ярышта көрәш мәктәбендә шөгыльләнүче Әхмәтҗанов Алмаз I урынны яулады.
Ноябрьдә спорт көрәше мәктәбе укучылары Сафиуллин Илдар, Хасиятуллов Булат, Кулагина Татьяна Йошкар-Олада Мари Иле Республикасы төзелүгә багышланган ярышта призлы урыннар яулады.
Осиновода яңа балалар спорт клубы файдалануга тапшырылды. Аның файдалы мәйданы 239,6 квадрат метр.
Декабрьдә Норлатта, төзәтү-төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, спорт комплексы эшли башлады.

ШӘҺӘР ТОРМЫШЫ
Апрельдә балалар сәнгать мәктәбе янында Чернобыль АЭС фаҗигасен искә алу көнендә радиация һәлакәтен бетерүдә катнашкан якташларыбыз хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Фрунзе урамында 10 катлы яңа торак йорт төзүгә керештеләр. Ул Горький исемендәге заводның эшче-хезмәткәрләренә булыр дип планлаштырылган иде һәм аларга фатир ташламалы шартларда биреләчәк. Фрунзе урамындагы урманлыкта гаилә аллеясы ачылды.
Июльдә Мирный бистәсендә яңа автовокзал бинасында күңел ачу-ял, бизнес үзәге ачылды.

Әлифел ТАРАЗОВА


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X