Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мөгаллимнәр династиясе

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык мәкале. Бу - гаиләдә әти-әнисеннән үрнәк алып үскән балалар турында әйтелгән фикер. Ә үрнәкне һөнәр буенча аласыңмы, әллә гаилә традициясе буенчамы - анысын һәркем үзе сайлый. Буыннан-буынга килүче укытучылар гаиләсе турында да шулай әйтергә мөмкин. Бүгенге язмам, бабасының, әти-әнисенең игелекле һөнәрен -...


Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык мәкале. Бу - гаиләдә әти-әнисеннән үрнәк алып үскән балалар турында әйтелгән фикер. Ә үрнәкне һөнәр буенча аласыңмы, әллә гаилә традициясе буенчамы - анысын һәркем үзе сайлый. Буыннан-буынга килүче укытучылар гаиләсе турында да шулай әйтергә мөмкин.

Бүгенге язмам, бабасының, әти-әнисенең игелекле һөнәрен - укытучылыкны сайлап, күп еллар мәктәптә эшләгән ветеран укытучы Йосыпова Римма Хәбри кызы турында булыр.
Олы Яке мәктәбендә балаларны рус телендә дөрес сөйләшергә, грамоталы язарга өйрәткән, шушы юлда 42 ел хезмәт куйган бу мөгаллимне элекке укучылары аеруча хөрмәт белән искә ала. Аларның кайсыберләре педагог һөнәрен сайлаган. Белем биргән өчен генә түгел, дөрес тәрбияви юнәлеш биргән өчен дә рәхмәтле алар укытучыларына.
Римма Хәбриевна белән миңа да 23 ел бергә эшләргә туры килде. Бирегә укытырга килгәч, иң беренче гаҗәпләнгән нәрсәм шул булды: балалар русча бернинди акцентсыз сөйләшә. Моның өчен дәрестә балалар белән күбрәк аралашырга, сөйләм телен үстерергә, әдәби китаплар укырга өйрәтергә кирәк икән шул. Римма Хәбри кызының дәресләрендә һәрчак күрсәтмә әсбаплар күп була, һәр минут нәтиҗәле файдаланыла иде. Кыскасы, аның һәр дәресе ачык дәрес булды. Ул үткәргән ачык дәресләрнең, тәрбия чараларының исәбе юк. Менә дигән бай рус теле кабинеты калдырды ул мәктәпкә. Хезмәте дә үз вакытында бәяләнде. Күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Ул - Октябрь революциясе ордены иясе дә. Мәктәп тарихын да без Римма апа ярдәмендә ачыкладык. Чөнки ул күп җитәкчеләр белән эшләгән кеше.
Римма Хәбри кызының гаилә тарихы да кызыклы һәм гыйбрәтле. Әнисе Хәнифә һәм әтисе Хәбибрахман Фәхретдиновлар да, әнисе ягыннан бабасы да укытучылар булган. Мари Иле Республикасының Күлбаш авылындагы бердәнбер татар мәктәбендә иң беренче рус теле дәресләре бирүче Сөнгать бабасы була. Казанда мәдрәсә, Төмән шәһәрендә гимназия тәмамлаган бу кешенең рус телен әйбәт белүе табигый. Тик 1937 елны, кулга алынып, атып үтерелүе, озак еллар каберенең билгесез булуы кызы Хәнифә өчен гаделсезлек булып тора. Ләкин Йошкар-Ола пединституты студентлары ярдәмендә ачыкланган туганнар каберлегенә барып, әтисе рухына дога кылу, кабер туфрагын алып кайту насыйп була аңа.
Хәнифә Сөнгать кызының педагогик эшчәнлеге исә Уразлы авылы белән бәйле. Башта туган авылы Күлбашта укыта башлаган кыз, Биектау районы егете, укытучы Хәбибрахманга кияүгә чыккач, ике ел Битаман мәктәбендә эшли. Аннары яшь гаиләне Уразлы мәктәбенә җибәрәләр. Тик алар сигез ел гына бергә яшәп кала. Кызлары - 1937 елгы Римманы, 1940 елда туган Розаны һәм хатынын калдырып, Бөек Ватан сугышының беренче елында ук фронтка китә укытучы Хәбри. 1944 елны ул хәбәрсез югала. 7 һәм 4 яшьлек ике кызы белән тол калган Хәнифәгә мәктәпне җитәкләргә дә, укытырга да, колхоз эшен дә алып барырга туры килә. 18 ел партоешма секретаре булып эшли. Ул чакта бернинди өстәмә түләү юк. Шулар өстенә халыктан заем һәм налог җыю, басуда һәм ындырда эшләү, газета чыгару, концерт һәм театрлар оештыру, докладлар уку һ.б. эшләр дә укытучыга йөкләнә. «Әнине көндез дә, төнлә дә күрми идек. Ярый әле, әтинең әнисе Латыйфа әбиебез безнең белән яшәде», - дип искә ала Римма апа балачагын. Ул чакта Уразлы мәктәбендә һәр сыйныфта 25 укучы. Аларга дүрт укытучы белем биргән. «Күрше Үтәнгеш авылының III-IV сыйныф укучылары да безгә йөреп укыды. Әни аларны кыш көне ат белән озаттыра иде», - ди Римма апа. Тырыш хезмәте өчен Хәнифә Сөнгать кызы күпсанлы медальләр, грамоталар белән бүләкләнә, «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек була. Олы кызы Римма Яке егете Әдһәмгә кияүгә чыккач, Хәнифә апа да аларга күченә, Яке мәктәбендә дә укыта.
Икенче кызы Роза да, башта китапханәче булып эшләсә дә, соңыннан КДПИның география факультетын тәмамлап, Яшел Үзән һәм Казан мәктәпләрендә озак еллар география укыта, дәрәҗәле исемнәргә лаек була.
Роза һәм Римма Хәбри кызлары - укытучылар династиясенең соңгы буыннары. Римма Хәбриевнаның өч баласы, укытучы һөнәрен сайламаса да, югары белем алып, Рөстәме - инженер, Гөлшаты - баш хисапчы, Гөлнары - табиб булып эшли, халыкка игелекле хезмәт күрсәтәләр. Аның каравы, Яшел Үзәндә укытучы булып эшләүче кияве Илдус Рәхимовны районда белмәгән кеше юк. Роза апаның ике улы исә Казанда һәм Мәскәүдә полициядә хезмәт куя, полковник дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр.
Кем белә: бәлки, оныклары әби-бабайлары юлыннан китәр, укытучылар династиясен дәвам иттерер.
Сентябрь аенда хезмәттәшебез һәм остазыбыз Римма Хәбри кызына 75 яшь тулды. Ул әле дә актив тормыш рәвеше алып бара. Барлык укытучылар һәм укучылары исеменнән аны юбилее белән котлыйм. Сәламәт һәм исән-сау булып, тагын бергә аралашып яшәргә язсын.
Нурия Мостафина.
Олы Яке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев