Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Мәетне табарга да күп вакыт кирәк булды»

Татарстан Республикасы эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин 18 гыйнвар төнендә буранда адашкан малайны коткарган полицейскийларга ведомство бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләрнең берсе - «Карамалы Тау» полиция бүлеге участок уполномоченные 28 яшьлек Фирнат Борһанов.

Фирнат Фидаил улы Карамалы Тау бүлегенә Алабуга милиция мәктәбен тәмамлаганнан соң, 2007 елда килә. Участокны 19 яшьлек җинаятьчеләрне эзләү бүлеге уполномоченные әйбәт белә, чөнки ул Мамадыш-Әкил авылында туып, Татар Танае мәктәбендә укып чыккан егет. Аның беренче җитди ачылган эше - Мизиново авылында янгынны сүндергәндә табылган ялгыз 83 яшьлек карчыкны үтерү була. Борһанов хезмәттәшләре белән җинаятьчеләрне ничек эзләүләрен яхшы хәтерли.
- Янып үлгән хатынның гәүдәсендә 8 пычак җәрәхәте бар иде. Тумышым белән шушы яктан булу эшемдә һәрвакыт ярдәм итә. Бу юлы да, авыл халкы белән сөйләшкәннән соң, шик карчыкның 49 яшьлек күршесенә төште, - дип сөйли ул. - Эчкече ир белән карчык арасында еш кына скандаллар чыккан, ир аны йортын яндырам дип куркыткан. Әмма шик астына алынучы үтерүгә катнашу булудан баш тартты. Карчык йортыннан урланган әйберләр һәм үтерү коралы табылгач кына ул гаебен таныды. Бу үтерүгә кадәр бер көн алдан ул әби белән тагын ызгышкан, үч алырга карар кылган. Төнлә аның өй тәрәзәсен алып кереп, әбине үтереп, өйгә ут төрткән.
Фирнат Борһановка Протопоповка авылында күпер төзегән гастарбайтерларны кыйнаган җирле хулиганнарны тотуда да зур эш башкарырга туры килә. Ул вакытта җиде егетне тоткарларга туры килә. Бу сугышуда катнашкан икесенә каты җәза бирелә. Калган бишесе - элек хөкем ителмәгәннәр генә шартлы срок алып котыла.
2010 ел башында аның икенче эш фронты ачыла, ул участковый булып эшли башлый. Җирле «Анискин»ның эш сәгате иртә таңнан кара төнгә кадәр дәвам итә. Резонанс тудырган җинаятьләрне ачканда ул өенә тәүлек буе да кайтып керә алмый. Менә шулай, 2014 елда Карамалы Тауда яшәүче ике кеше 30 яшьлек дальнобойщикны үтергәнче кыйный. Полиция хезмәткәрләре трассада чыккан әлеге факт буенча оператив эшләп, шик астына алынучыларны тиз арада тоткарлый. Суд карары белән җинаятьчеләргә тугызар ел срок бирелгән.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре
Тулырак - газетаның 7нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев