Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Менә бит ул – минем Күгешем... (2нче кисәк)

Габдулла һәм Илдар Шәйхетдиновлар башлангычы астында салынган яңа мәчет үзе ни тора! Намазларга хәтта яшьләр дә күп­ләп йөри, диде авылдашлар.

Мәчет салу эшен кузгаткан һәм үзеннән дә зур өлеш керткән Илдар исемен кушканнардыр, дип уйлаган идем. Әнә бит, Әрә мәчетенә, башлап йөрүчене хөрмәтләп «Гөлшат» исемен биргәннәр. Авылдашларым, бәлки, Күгеш мәчетенә Илдар исемен биреп, аның рухын шатландырырлар.
Күгеш кунакчыллыгын да сак­лап калган. Безне авыл башында ук каршы алып, Рамил Низамиев үзләренә алып кайтып, Рәхимә, Рәмзия һәм Лидия әзерләгән мул табыннарда сыйлады. Мәктәптә очрашуның рәсми өлешеннән соң да, авылча әйт­сәк, «өйдән-өйгә» йөрттеләр. Укытучыбыз Әминә апа беренче булып кунак итми торып, беркая да җибәрмәде. Мәктәп директоры Фәридә ханым да шуның кадәр халыкка кунак өстәле әзерләткән иде. Укучылар кереп, мәктәпнең мөхтәрәм кунагы Әминә апага чәчәк бәйләмнәре тапшыр­дылар, яшьләрнең өлкәннәрне хөрмәтләргә өйрәнеп үсүләре бик әйбәт.
Очрашуга кайтырга җыенганда, чишмә янында учак ягып, шунда чәй кайнатып эчәргә туры килер, дип уйлаган идем. Рәхимә Шәйхетдинова андый хәлгә юл куямы соң! Кызлары белән зур сый өстәле әзерләгәннәр. Күңел киңлегенә өйләренең иркенлеге дә өстәлгәч, барыбыз да сыйдык, истәлекләр белән табын артында бүлештек.
Без үскәндә клуб атнага бер «бичер»га гына ачыла иде, ә яшьләрнең бит күрешәсе килә. Шуңа күрә яшьләр кичләрен капка төбендә утыра иде. Бу күркәм гадәтнең Күгештә әле дә саклануын күреп гаҗәпләндем. Без авылда кич кунган көнне дә шулай булды, дус-ишләр, кайт­кан кунаклар кич капка төбенә җыелып, күңелле итеп сөйләшеп утырдык, үзе бер бәйрәм булды.
Авылымда сакланган күркәм сыйфатларның тагын берсе - чишмәгә караш. Күгештә аны «инеш» диләр. «Чәй суы» дип йөртелгән данлыклы чишмәгә яраткан шагыйребез Илгизәр Фазлуллин тулы бер «Күгеш чишмәсе» дигән шигырьләр китабы багышлаган. Бу чишмә минем бала вакытымнан ук хәтеремә уелып калган. Сугышка кадәр ул яшьләрнең иң яраткан урыны иде дисәм дә, ялгышмам. Кич белән кызлар озын толымнарын үреп салып, куштанлы күлмәкләрен киеп, чәй суына төшә. Егетләргә шул гына кирәк, гармуннар белән җырлашып хәзер килеп җитәләр. Шунда мәзәк сүзләр, уен-көлке. Безнең инеш тавы бик биек. Җитезрәк егетләр кызларның чиләкләрен алып менеп тә бирә. Сугыш башлангач, билгеле, бу гадәт югалды. Ә сугыштан соң безнең чор егетләре аны яңарттылар. Гомәр, Фәрит, Рәшит, Шамил һәм башкалар Әлфәтнең гармунына кушылып, җырлап килерләр иде дә инеш тау башыннан кызлар күзләрләр иде. Менә шундый күңел ачу урыны да булды ул чишмә. Минем бит сүз башым - чишмәгә караш иде. Бу яктан Күгеш чишмәсе беркайчан да игътибардан читтә булмады. Шундый биек чишмә тавын Шәйхулла бабай карап тора иде: кыш көне карын көрәп, бозын чабып, халыкка уңайлы итеп тота иде ул аны. Авылым кешеләренең чишмәгә шундый хөрмәтле карашы буыннардан буыннарга күчеп бара икән бит! Бу юлы кайткач, мин чишмәбезне танымадым: улаклары, торбалары яңартылган, тотынып менәргә җайланмаларга кадәр ясалган. Бура эчендә су эчәргә чүмечләр, кул сөртергә сөлгеләр куелган - искиткеч! Бу үзгәрешләрне Әлфия Гарифуллина-Абдулли­на оештырган икән. Пермьдә яшәвенә карамастан, туган авылы өчен шулай тырышып йөрүне бары тик Күгеш кызлары гына булдырадыр! Афәрин, Әлфия! Бу эшкә акча җыешкан авыл халкы, шактый чыгымын күтәргән мәчет әхелләре, чишмә челтерәвендә сезгә рәхмәт яңгырый кебек тоелды миңа.
Күгеш тау ягы авылы, челтери чишмәләре.
Суларын эчкәнең һаман исеңә төшәр әле, - дип Илгизәр Фазлуллин юкка гына язмагандыр.
Иң яхшы хатирәләр белән истә калган Күгешемнән, сагыныр өчен, бәлки, кабат кайтыр өчен, китеп барам...
Дамирә Әмирханова.
Киров өлкәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев