Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Менә бит ул – минем Күгешем... (1нче кисәк)

Тәүге эзләре бар монда минем Яланаяк чапкан чакларның. (Илгизәр Фазлуллин)

Без, Күгеш җидееллык мәктәбен моннан 68 ел элек тәмамлаган булсак та, элемтәләребезне югалтмадык. Быел менә очрашу да оештыр­дык. Тик язмамның максаты ул вакыйганы яктырту түгел, ә күп еллардан соң авылымны күрү бәхетеннән туган тойгыларым белән уртаклашу.
Күгеш - минем кечкенә ватаным. Ул вакыттагы район үзәге булган Норлатта тусам да, балачагым, үсмер елларым Күгеш авылында үтте. Җидееллык мәктәпне бетереп, Казанга укырга киткәч тә, каникулларга кайта идем. Кыскасы, минем яшьлек хатирәләрем Күгештән аерылгысыз: анда минем яраткан укытучыларым, балалык һәм яшьлек дусларым, пар сандугачлар сайравын тыңлап утырган капка төбем, тәүге мәхәббәтем, йөргән сукмакларым калды.
Тормыш дулкыннары мәрхәмәтсез,
Ыргыттылар безне як-якка:
Кемдер китте, еракка юл ярып,
Кемдер калды, басып үз якта.
Еллар узгач, шул дулкыннар безне
Кабат җыйды шушы тарафка.
Әйе, мин дә күп еллардан соң остазым Әминә апа Фазлуллинаны, күршеләремне, балалык дусларымны күрер өчен авылыма кайттым. Җырдагыча: «Өянкеләр һаман шул икән лә, кычытканнар һаман шул икән. Күршеләргә сәлам бирим дисәм, кемнәр исән, кемнәр юк икән».
Әйе... сәлам бирергә күршеләрем юк икән инде... Ә балачак дусларым Рәхимә Шәйхетдинова, Фәрзәнә Нуруллина, Рәхимә Әхмәтҗанова авылда яшиләр. Алар белән күрешүдән дә зуррак сөенеч булырмы? Күгештән бөтенләйгә китүемә күп еллар узды, ләкин, сирәк булса да, кайткаладым. Клуб ролен үтәгән, без җырлап-биеп үскән мәчет бинасы инде юк; үзебез укыган мәктәпне күреп кала алдым әле мин. Тик хәзер аның урынында һәм авылга ямь биреп утырган чәчәкле алма бакчасы урынында бәрәңге үсә. Еракта яшәүче сабакташларыма бу турыда әйткән идем: «Шундый матур бакчаны бетермәсәләр, авылда бәрәңге утыртырга җир беткән идеме икән», - дип, бик дөрес фикерләрен әйттеләр. Кәефне азга гына төшергәне шул булды, калган яктан Күгеш күңелне күтәрерлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев