Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Менә алар - чын геройлар

Кораллы җинаятьчеләрне тоткарлауда Яшел Үзән оперативникларының хезмәте зур булды.

Инкассаторга һөҗүм турында хәбәр Саклык банкы иминлек хезмәте хезмәткәрләреннән эчке эшләр бүлегенең кизү тору частена 23 гыйнварда 11 сәгать 07 минутта килә. Бүлек җитәкчесе Владимир Богатырев күрсәтмәсе буенча шәхесләре билгеле булган җинаятьчеләрне тоткарлау өчен «Перехват» операциясе игълан ителә. 11 сәгать 30 минутта (кайбер СМИлар язганча, берничә сәгатьтән соң түгел) шәһәрдә бөтен чыгу юллары ябыла, җинаятьчеләрнең яшеренергә мөмкин булган урыннар тикшерелә. Полиция хезмәткәрләре видеокүзәтү камералары язмаларын карап чыга. Алар буенча инкассатор машинасының Иван Заикин һәм Октябрьская урамнары буйлап Мирный бистәсе ягына китүе күренә. Яшел Үзән полициясе бүлегенең, респуб­лика эчке эшләр министрлыгының бөтен көче кораллы җинаятьчеләрне кыска вакытта тоткарлауга юнәлтелә, әмма беренче көннәрдә аларны тоткарлау мөмкин булмый. Кызганычка, бу вакытта күп СМИлар төрле социаль челтәрләрдән алынган һәм тикшерелмәгән мәгълүматлар биреп, җинаятьчеләрдән чын герой ясады, ә полиция хезмәткәрләренең четерекле хезмәтенең дәрәҗәсен төшермәкче булды. Шуңа карамастан, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең авыр һәм катлаулы эше үз нәтиҗәсен бирде. 28 гыйнварда МВД хезмәткәрләре һәм Яшел Үзән полициясе җитәкчесе Дамир Рәхимов җитәкчелегендәге җинаятьләрне ачыклау бүлеге оперативниклары эзләнүчеләрне Мари-Эл республикасындагы бер ерак авылда тоткарлап, изоляторга япты.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев