Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Медицина+мәхәббәт = гаилә

Быел Яшел Үзән сәламәтлек саклау оешмасына 80 ел тулды. Бу уңайдан шәһәр һәм районда юбилей тантаналары еш була. Яшел Үзән ЗАГСы да, озак еллар бергә яшәп, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләгән медик парларны котлады. Гаилә тормышы күп битле маҗаралы китап сыман: анда уңышлар да, бәхетсезлекләр дә, шатлыклар да, көенечләр дә булырга...

Быел Яшел Үзән сәламәтлек саклау оешмасына 80 ел тулды. Бу уңайдан шәһәр һәм районда юбилей тантаналары еш була. Яшел Үзән ЗАГСы да, озак еллар бергә яшәп, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләгән медик парларны котлады.
Гаилә тормышы күп битле маҗаралы китап сыман: анда уңышлар да, бәхетсезлекләр дә, шатлыклар да, көенечләр дә булырга мөмкин. Болар парларны бары тик ныгыта гына. Цыпленковлар гаиләсе китабының бер битен генә ачып карыйк. Валентин Александрович та, Светлана Николаевна да табиблар. Бергә гаилә корып яши башлауларына да 43 ел вакыт узып киткән. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныкларын тәрбияләргә булышалар.
Равилә һәм Илдус Садыйковларның бергә яши башлауларына да 32 ел булды. Илдус Габдуллович теш кую лабораториясен җитәкли, Ә Равилә Равил кызы 4нче поликлиника лаборанты. Ике балалары да әти-әниләре юлыннан киткән.
Патимат һәм Нәҗметдин Абдулҗамаловларның да - 31 ел. Гаилә башлыгы онкология бүлеге мөдире булса, Патимат Шәрип кызы диета буенча шәфкать туташы. 3 баланы аякка бастырдылар. Кызлары табиблар династиясен дәвам итә.
30 ел бер сукмактан атлаучы парлар энҗе туйларын бәйрәм итә. Татьяна һәм Владимир Евдокимовлар андый туйны быел уздырды. Икесе дә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясендә хезмәт итә. Ире табиб, хатыны - фельдшер. Икесенең хезмәт стажын бергә кушсаң, 60 ел була. Акыллы кызларының уңышларына сөенеп йөргән көннәре.
Чернышевлар гаиләсен яшел үзәнлеләр яхшы белә һәм хөрмәт итә. Владимир Сергеевич 1нче поликлиника мөдире, Елена Николаевна исә - онколог-гинеколог, бик күп хатын-кызларны үлем тырнагыннан алып калган хөрмәтле табиб.
Лилия белән Илдар Әхсәновлар узган ел гына бик матур итеп көмеш туйларын билгеләп үттеләр. Илдар Юныс улы офтальмология бүлеге җитәкчесе, ә Лилия Мәхмүт кызы рентгенлаборант булып эшли. Бу бәхетле пар дүрт балага гомер биреп, аларны назга күмә. Лилия ханымның дүрт бала анасы булуына бик ышанып да җитмәгән идем әле. Эше дә бик җитди, балалар да әле үсеп кенә килә. Мондый яшь булып калуның сере нидә икән?
- Аның бер сере дә юк! Гаиләң, эшләгән коллективың дус-тату булганда, иреңнең хөрмәтен һәм яратуын тоеп торганда картаерга вакыт юк! - ди ул.
Бу парларның күбесе бер-берсен безнең шәһәрдә очраткан һәм нәкъ менә Яшел Үзән ЗАГСында никахлашканнар. Бу юлы да ЗАГСның Мактау китабына кул куюлары яшьлекләренең иң гүзәл мизгелләрен искә төшерде.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X