Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Мәдәнияткә багышланган гомер

Зур тәҗрибә туплаган грамоталы белгеч, кыю һәм энергияле, җор телле, үз халкын өзелеп яратучы милләтпәрвәр. Күп еллар дәвамында район мәдәният идарәсендә баш хисапчы булып эшләгән Сәрия Гомәр кызы Гайфуллина турында хезмәттәшләре яратып һәм хөрмәт итеп әйткән сүзләр бу. Бөтен гомерен район мәдәниятен үстерүгә, халкыбызны рухи яктан баетуга, авыл яшьләренең мәдәни...

Зур тәҗрибә туплаган грамоталы белгеч, кыю һәм энергияле, җор телле, үз халкын өзелеп яратучы милләтпәрвәр. Күп еллар дәвамында район мәдәният идарәсендә баш хисапчы булып эшләгән Сәрия Гомәр кызы Гайфуллина турында хезмәттәшләре яратып һәм хөрмәт итеп әйткән сүзләр бу.
Бөтен гомерен район мәдәниятен үстерүгә, халкыбызны рухи яктан баетуга, авыл яшьләренең мәдәни өлкәдә төпле белем алуына багышлады ул һәм шушы юлда үзен-үзе аямыйча эшләде.
Мәдәният идарәсендә исәп-хисап эшләрен алып бару белән генә чикләнеп калмыйча, шушы тармакка кагылышлы күп төрле сорау-мәсьәләләрне хәл итүдә ул һәрвакыт актив катнашып килде. Аның вакытында әйткән үтемле сүзенә, акыллы киңәш-тәкъдимнәренә зур урын биләгән җитәкчеләр дә, авыл клубларында һәм мәдәният йортларында эшли торган хезмәткәрләр дә колак салды. Һәр нәрсәгә үзенең карашы, нигезле бәяләмәсе бар аның. Исәп-хисап, икътисад эшенә дә, сәнгатькә, район мәдәниятен үстерүгә дә, яшьләрне тәрбияләүгә дә. Ул беркайчан да бер генә сорауга да битараф кала торган кеше түгел.
Элегрәк елларда районда ел саен уздырыла торган фестивальләрне, үзешчән сәнгать смотрларын, календарьдагы түгәрәк даталарга төрле-төрле бәйгеләрне, атаклы язучылар, шагыйрьләр иҗатына багышланган иҗади кичәләрне оештыруда район мәдәният мөдире белән бергә кулны-кулга тотынып эшләде Сәриябез. Хисапчы булып эшләсә дә, мәдәният-сәнгать мәсьәләләре бөтен рухына туры килә иде Сәриянең, чөнки ул хезмәт юлын, культура-агарту училищесын тәмамлап, автоклуб мөдире вазифасында башлый. Бүлек мөдире, төгәл фәннәргә һәвәслеген күреп, математикадан мәктәптә гел «5»ле билгеләренә укуын исәпкә алып, аны хисапчы итеп күчерә һәм ялгышмый. Документлары тәртиптә, исәп-хисап эшләре башкаруын бүтән районнарга үрнәк итеп куялар иде. Төрле яктан әзерлекле шундый белгечнең хезмәт куюы эштә уңай чагылыш тапты.
Үзешчән сәнгать смотрлары, театр фестивальләре һәр авылда, һәр клубта һәм мәдәният йортында үткәрелә торган иде ул чакта. Мәдәният хезмәткәрләренә, шул авыл җирлегенә һәм шундагы үзешчән артистларга яраклы репертуарны сайлап алуда, костюмнар тектерүдә һәм юнәтүдә, сәхнәне бизәүдә булышып, үзешчәннәргә һәрьяклап ярдәм итеп яшәде һәм эшләде ул. Смотрлар, бәйгеләр уздырганда авыллардан бик соң гына, кайвакыт төнге 12дә генә кайтып җитә идек өйгә һәм, иртәгесен 8дә эшкә күтәренке күңел белән килеп, үзебезнең җирле артистлар чыгышларына һәм арабызда халыкка рухи байлык бирә белүче талантлар булуына куанып, яңа дәрт белән, илһамланып, эшкә тотына идек.
Бергәләп, булсынга дип йөргән эшнең нәтиҗәсе дә күңелле булды. Безнең Яшел Үзән районы үзешчән сәнгать смотрларында, театр фестивальләрендә, мактанып әйтүем түгел, республикада гел призлы урыннарны алып килде. Хәтерлим әле, бер елны бөтен үзешчән артистларыбызны җыеп, затлы костюмнар тектереп, Камал театрында, Казан тамашачысын шаккатырып, бик зур концерт куйган идек. Ул шулкадәр матур булды ки, тамашачы аны еллар узгач та сагынып искә алып, үзебезнең район артистларын мактап телгә ала иде. Район күләмендә үткәрелә торган бөтен шушы зур һәм җаваплы тамашаларны оештыруда Сәриябез һәрвакыт әйдәп йөрде. Искиткеч җор телле, һәр эшкә бөтен җаны-тәне, бөтен барлыгы белән алына торган күркәм зат ул. Булдыклылыгы, эшчәнлеге, югары профессиональлеге белән ул мәдәният тармагында эшләүчеләрнең, авылдашларының, гомумән, һәркайсыбызның күңелен яулады. Рәхәт иде аның белән бергә эшләве. Кеше белән җайлап сөйләшә, кирәк чакта үзенең тәкъдим-киңәшен үтемле итеп әйтә белүе белән ул безнең, мәдәният хезмәткәрләренең хөрмәтен яулады. Оста телле, үткен акыллы, тирән белемле Сәрия белән эшләү рәхәт иде. Яшь тә, көчле дә булганбыздыр, нинди генә эшкә тотынсак та, бүтәннәргә үрнәк булсын дип, бөтен энергияне биреп, алны-ялны белмичә, иңне-иңгә куеп эшләдек. Көчле рухлы, батыр йөрәкле белгеч янәшәсендә күп еллар дәвамында бергә эшләвем белән мин бик бәхетле. Документларны теркәүдән башлап бөтен эш нечкәлекләренә өйрәткән остазыма еллар узгач та рәхмәт укыйм. Алга таба да күркәм эшләребез белән халкыбызны сөендереп яшәргә, милләттәшләребезнең рухи дөньясын баетуда файда китерә алырлык гамәлләр башкарырга насыйп булсын иде.
Сәриябезнең тырышлыгы эзсез калмады. Матур эшләрен күреп һәм бәяләп, мәдәният өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Сәрия Гайфуллинага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Намуслы хезмәте өчен лаек булды ул бу югары исемгә. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булса да, ул һәрвакыт халык арасында. Мәдәният йортларында кичәләр, бәйгеләр үткәргәндә, концерт-тамашалар оештырганда, коллегалары, электән килгән дуслыкка нигезләнеп, әле дә аның белән киңәшеп эш итә, аның акыллы фикерләренә колак сала.
Тормышның һәр мизгелендә гел матурлык тудырып яши белүче һәм тирә-юньдәгеләргә дә бары тик яхшылык теләүче Сәрия Гомәр кызы 1 февральдә гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Ихластан бәрәкәтле озын гомер, сәламәтлек, иминлек, бихисап шатлык-куанычлар телибез аңа. Алга таба да янәшәдәгеләргә үрнәк, якыннарга терәк-таяныч, оптимист булып яшәргә насыйп булсын.
Гөлфия Гафиятова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250