Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Мәдәни җомга"дан Чулпан Фәрхетдинова үлгән

Күңелсез хәбәр килеп иреште. "Мәдәни җомга" газетасында эшләүче Чулпан Фәрхетдинова арабыздан китеп барган. Чулпанга нибары 38 яшь иде. Аяусыз авыру аңа башка мөмкинлек калдырмаган.

Чулпанның 14 яшьлек малае ятим калды.

Хезмәттәшебез тыштан бик тыйнак булса да, тормышта бик актив иде. "Мәдәни җомга" газетасын укып барган кеше аның язмаларын яхшы белә. Башка редакцияләрдә эшләүче хезмәттәшләре дә Чулпан турында бик җылы фикердә. Төрле пресс-конференцияләрдә, матбугат өчен оештырылган чараларда журналистлар даими очраша, үзара дуслаша. Шуңа да күпләр бу кайгылы яңалыктан шок кичерде.

Урыны җәннәттә булсын.

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.

Мәгълүмат матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X