Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәчеткә медаль тагып йөрмиләр

Вакыйф абый Измайлов көн саен Мирный бистәсеннән Волгоградская урамындагы мәчеткә өйлә намазына йөри.

86 яшьлек бу ил агасының аяклары да авырта, үзе дә көчкә йөри, әмма аяклар йөргәндә, мәчетне калдырмыйм әле, ди.
Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 13 яшь була. Ир баланың буй тарткан, балалыгы чыгып бетмәгән үсмер чагы. Сугыш чорының тылдагыларга төшкән бөтен авырлыгын татырга туры килә Олы Шырдан балаларына. Колхоз эшенә дә куып чыгарган, ачлы-туклы тимер юл чистарткан вакытлары да күп була. Эш белән чыныгып үсә. Аннары, дөресрәге, бик күп яшьтәшләре кебек, колхозның авыр эшеннән туеп, сугыш тәмамлангач ук чыгып китә ул шәһәргә.
1949 елда армиягә алына. Анда полковникны йөртергә туры килә. Өч ел армия хезмәтеннән соң, поездлар өчен елга аша күперләр салу оешмасында Яшел Үзән, Воткинскида, Горький шәһәрләрендә эшләп ала да, бер урынга төпләнү йөзеннән, Яшел Үзәнгә кайтып, 6нчы АТХга шофер булып эшкә урнаша.

Гүзәл МИНҺАҖЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 36нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев