«Майский»да Марат Әхмәтов булып китте
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Майский» теплица комбинаты» коллективы белән очрашты.
Очрашуда предприятие генераль директоры Илшат Ганиев теплица хуҗалыгының җитештерү күрсәткечләре һәм уңышлары турында сөйләде.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры исә республиканың социаль-икътисади үсеше, агросәнәгать комплексы, агросәнәгать өлкәсендә дәүләт ярдәме программалары, республика Президент программалары турында сөйләде.
Очрашу ахырында аграр ведомство җитәкчесе «Майский» теплица комбинаты» хезмәткәрләренең күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев