Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Майский» теплица комбинаты Бөтенроссия конкурсы призеры булды

11 номинациядә үткәрелгән конкурс җиңүчеләре Мәскәүдә бүләкләнә

Быел ноябрьнең беренче ункөнлегендә энергияне сакчыл тоту, энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектларның "ENES-2015" Бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләрне, «Медиа ТЭК» төбәк администрацияләренең, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең матбугат хезмәтләрен һәм массакүләм мәгълүмат чараларын сайлап алу буенча интернет аша ачык тавыш бирү үткәрелде.

Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ачыклык кертә.

11 номинация буенча уздырылган "ENES-2015" II Бөтенроссия конкурсында «Энергияне сакчыл тоту һәм теплица хуҗалыгында энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру буенча иң яхшы проект» номинациясендә Яшел Үзән муниципаль районының «Майский» теплица комбинаты» 2 нче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне бүләкләү 19-21 ноябрендә энергиянең нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча "ENES-2015" IV Халыкара форумы кысаларында Мәскәү каласының «Гостиный двор» күргәзмә комплексында булачак.

Татар-информнан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев