Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Майский» җитәкчелеге котлый

Хөрмәтле Яшел Үзән район һәм шәһәре халкы! Сезне изге Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз!

Корбан бәйрәме өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якын кешеләр турында кайгыртырга, балаларда иман һәм игелек тәрбия­ләргә өйрәтә. Бу хәер-догалы көннәрдә мәчетләрдә тантаналы азан ишетелә, барлык мөселманнар Аллаһ Тәгаләгә багышлап дога кыла. Коръән Кәримдәге миһербанлык һәм шәфкать турындагы гыйбарәләрнең мәгънәсе тагын да көчәя. Татарстан мөселманнары республикадагы барлык традицион конфессия вәкилләре белән күп гасырлар буе дус-тату яши, моның белән җәмгыятьтә үзара аңлашуны һәм тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертә. Ислам диненең иң күркәм традицияләрен саклап, әһәмиятле социаль программаларны һәм хәйрия проект­ларын гамәлгә ашыруда, яшь буынны тәрбияләүдә якыннан катнашып, республикабыз мөселманнары җәмгыятьнең рухи яңарышы процессында киләчәктә дә актив роль уйнар дип ышанабыз.
Изге Корбан бәйрәме йортларыбызга - бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет һәм тәүфыйк китерсен, яраткан район һәм шәһәребезгә хезмәт итәр өчен көч-куәт һәм илһам бирсен, кылган догаларыбыз кабул булсын! Барыгызга да саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм муллык телибез.
Илшат Ганиев,
«Майский» агрокомбинаты» ширкәтенең генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты,
Марина Ситдыйкова,
профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев