Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Маймыл яшелчә ярата

Маймыл ягымлы, артистланырга ярата, ачуын чыгарганда маймылның кәефе үзгәреп, тиз кызып китәргә, усалланырга да мөмкин. Шуңа да аңа бәйрәм табынында ярарга тырышырга кирәк.

Маймыл яңа, бозылмаган, майлы булмаган җиңел ризыклар ярата. Яңа ел табынында җиләк-җимеш һәм яшелчә мулдан булырга тиеш. Иң яхшысы - яшелчәдән ясаган салатлар һәм итсез кайнар ризык. Алай да итле ризыклардан тулысы белән баш тартмагыз. Онытмагыз: маймыл бик тә экстравагант, төрле һәм көтелмәгәнчә, сюрпризларга бай, шуңа да салатларны, ризыкларны бизәргә онытмагыз!
«Яңа ел» салаты
Үзенчәлекле салат өчен 3-4 бәрәңге, 200 г ысланган тавык ите яки кальмар, 2 маринадланган кыяр, 3 йомырка, 1 алма, 150-200 г сыр, майонез, 1-2 тырнак сарымсак, тоз, төелгән борыч, бизәү өчен зәйтүн җимеше, кишер кирәк.
Бәрәңге белән йомырканы пешереп, суынганнан соң эре, сырны исә вак угычтан уарга. Кыярны, тавыкны саламлап яки шакмаклап турарга. Алманы чистартырга, эре угычтан уып, каралмасын өчен өстенә лимон согы сирпергә. Иң яхшысы, алманы салатны ясаган вакытта гына угычтан уыгыз. Алма яратмыйсыз икән, салатка аны салмаска да була.
Майонезны сарымсак белән болгатырга. Салатны катламлап ясарга кирәк. Һәр катламы саен сарымсаклы майонез сыларга.
Беренче катлам: бәрәңге.
Икенче катлам: туралган кыярның яртысы.
Өченче катлам: ысланган тавык ите яки кальмар.
Дүртенче катлам: калган кыяр.
Бишенче катлам: йомырка.
Алтынчы катлам: алма (теләгән очракта).
Җиденче катлам: сыр.
Өстен майонез белән сылаганнан соң, зәйтүн җимеше, кишер белән сәгать кебек бизәргә.
Бәйрәм салаты
50 г сыр, 1 алма, 25 г шампиньон, 1 баллы борыч, 1 әфлисун йә 1 мандарин, 100 г йогырт, 2 г горчица, 10 г бал, 5 г лимон согы, 1 г төелгән әфлисун кабыгы.
Алмаларны яхшылап юып, кабыгын әрчибез, үзәген алып ташлыйбыз да вак шакмаклап турыйбыз. Сырны да вак шакмаклап турыйбыз. Яшь шампиньоннарны суда томалап пешерәбез дә, пешеп җиткәч сак кына алып, урталай, зурракларын берничә кисәккә бүләбез. Баллы борычны салкын су белән юып, орлыкларын алып ташлыйбыз да боҗралап турыйбыз һәм кабыгы әрчелгән мандарин бүлемнәре йә аркылыга туралган әфлисун бүлемнәре белән кушабыз. Боларның барысын да салат савытына салып болгатабыз. Йогыртны, горчицаны, балны, лимон согын, уылган әфлисун кабыгын кушып, соус ясыйбыз. Салатны, өстенә соус салып, табынга бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев