Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Матвей, син аякка басарга тиеш!

Хөрмәтле райондашлар! Инвалидлар декадасы кысасында 5 яшьлек инвалид баланы тәрбияләүче Шуленковлар гаиләсенә ярдәм итү мөмкинлегегез бар. ДЦП белән туган Матвейны әнисе кулыннан килгәнчә дәвалый. Күптән түгел гаиләнең тоткасы - Матвейның дәү әтисе үлеп киткән, дәү әнисен паралич суккан. Гаилә авыр хәлдә. Әмма баланы медицина үзәгенә йөртеп дәвалаган әнисе уңай үзгәрешләр...

Хөрмәтле райондашлар!
Инвалидлар декадасы кысасында 5 яшьлек инвалид баланы тәрбияләүче Шуленковлар гаиләсенә ярдәм итү мөмкинлегегез бар.
ДЦП белән туган Матвейны әнисе кулыннан килгәнчә дәвалый. Күптән түгел гаиләнең тоткасы - Матвейның дәү әтисе үлеп киткән, дәү әнисен паралич суккан. Гаилә авыр хәлдә. Әмма баланы медицина үзәгенә йөртеп дәвалаган әнисе уңай үзгәрешләр бар, ди. Табиблар да Матвейның реабилитацион потенциалы зур, дип бәяли. Шуленковлар гаиләсе, Матвейга матди ярдәм күрсәткәннәре өчен,
- район башлыгы А.Тыгинга (50573 сум);
- счетка акча күчергән, әмма үзен күрсәтергә теләмәгән кешегә (54000 сум);
- «Эссен» кибетендә волонтерлар уздырган хәйрия акциясендә катнашкан барлык гражданнарга (11000 сум);
- элек Яшел Үзәндә яшәгән Юля Бауэрга (94700 сум);
- «ВКонтакте»дагы төркемдәгеләргә (18474 сум);
- Матвейның әнисе счетына акча күчергән барлык гражданнарга (1450 сум) рәхмәтен җиткерә.
Бүгенге көндә Матвейга Мәскәү медицина технологияләре институтында дәвалауның икенче этабын узарга кирәк. Шуленковларга безнең һәркайсыбыз ярдәм итә ала.
счет в Сбербанке 42307810662481718623/48;
карта Сбербанка № 639002629014016595;
счет в Ак Барс банке 40817810901652687143,
карта АК Барс банка № 4244 3695 1247 4286.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев