Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Матур тормыш кору өчен тырышырга кирәк

Ибраһим Сәлахетдиновның балачагы, күпләрнеке кебек, сугыш чорына туры килгән. Күпләрнеке кебек аның да тормыш юлы сикәлтәле һәм катлаулы булган.

Шуңа карамастан, тормыш авыр­лыклары вакытында җиңелеп, уңышларга да ирешелгән, тормыш иптәше Фәрхинур апа белән кулга-кул тотынышып яшәп, ярты гасырдан артык гомер узып та киткән.

Ибраһим абый үзе тумышы белән Акъегеттән.
- Балачактан ук безгә җиңел булмады, колхозда олылар белән рәттән эшләдек, - ди ул, сугыш чорын искә алып. - Йокы тимәде безгә, яңгыр яуган арада гына ял итә идек. Сугыштан соң хезмәт армиясенә алындым. Киселевск шәһәрендә шахтада эшләдем. Анда 4 ел эшләргә тиеш булсам да, әти-әни өлкән яшьтә булгач, ел ярымнан кире кайтырга туры килде.
Яратып йөргән кызы Фәрхинур белән гаилә корып җибәргәннәр һәм, эш эзләп, Марий-Элдагы Красногорск шәһәренә барып төпләнгәннәр. Ибраһим Сәлахетдинов агач комбинатына башта йөк ташучы булып урнаша. Аннан соң аны Архангельскийга училищега укырга җибәрәләр. Комбинатта өлкән брокер, смена мастеры булып эшли. Үз куллары белән биш стеналы зур йорт та җиткерә. Шулай да 60нчы елларда Яшел Үзәнгә күченеп кайталар. Яшел Үзәндә Ибраһим абый да, Фәрхинур апа да Горький исемендәге заводта эшли башлый.
- Заводта мин металл буенча рентгенолог идем, - дип сөйли Ибраһим абый. - Нурланыш алмас өчен үзеңне саклый белергә кирәк иде. Хезмәттәшләремә дә өлгеррәк эшләргә тырышыгыз дип әйтә идем. Анда ун ел урынына унбиш ел эшләдем. Аннан соң 16нчы цехта өлкән мастер булдым. Пенсиягә чыгу белән заводтан киттем һәм «Водоканал»га урнашып, анда 20 ел машинист булып 70 яшемә кадәр эшләдем. Хәзер менә 20 ел лаеклы ялдамын. Аллаһка шөкер, барысына риза булып, зарланмыйча яшибез.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 26нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев