Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Машинаңны дөрес урынга куясыңмы?

Машина тормышыбызда шуның кадәр күбәйде ки, хәтта җәяүлеләргә йөрергә урын да калмый башлады. Әйе, подъезддан чыгуың була, чак кына машинага килеп бәрелмисең, җәяүлеләр юлына ук менгезеп куйганнар, һич йөрер хәл юк.

Автотранспортларны йорт ишегалларында тиеш булмаган урынга кую күпләрдә канәгатьсезлек тудыра. Төзекләндерү кагыйдәләренең 8.6.5. пунктына ярашлы рәвештә, үлән чәчелгән, агач утыртылган урыннарга, ягъни газоннарга, балалар һәм спорт мәйданчыгына машина куярга ярамый.
Бездә ни өчен машина куярга урын җитми соң? Беренчедән, йортны салганда күп фатирлы йортта яшәүче машина йөртүчеләр санын исәпкә алмаганнар. Икенчедән, кайбер йортларда машина кую урыннары бөтенләй юк. Аннан кышын ишегалларында чистартылган кар чыгарылмый, зур өемнәр булып тора, нәтиҗәдә юл тарая. Моны конрольдә тоту административ техник инспекция идарәсе вәкилләре карамагында. Кышын бу юнәлештә бернинди дә эш алып барылмаган, чөнки кар өемнәре булу сәбәпле, территория чиген белеп булмый һәм кагыйдә бозучыларны административ җаваплылыкка тарта алмаганнар.
- Газоннарга машиналарны куймасыннар өчен, андый урыннарны тимер рәшәткә белән әйләндереп алу турында идарә компанияләренә кат-кат әйтелде. Шәһәр һәм районда якынча 20-25% йортның гына андый рәшәткәләре бар, - дип сөйли административ техник инспекция җитәкчесе Ольга Абросимова.
Шунысы да бар, кайбер машина йөртүчеләр кар эреп беткәч тә, төннәрен булса да, тимер атын җәяүлеләр йөри торган урынга куячак. Миңа ярый кайда куйсам да, урын гына булсын, дип уйлаучылар өчен, ягъни аларны ачыклар өчен «ПАРКОН» дип аталган видеофиксация куярга мөмкин икән.

Йортка беркетелгән «ПАРКОН» заманча уникаль технология кагыйдә бозучы машина йөртүчене автомат рәвештә билгели ала. Шул рәвешле машинасын тиеш булмаган урынга куйган кешегә, аның белән очрашмыйча гына, яисә административ беркетмә төземичә генә штраф салу мөмкинлеге бар. Ягъни юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен ЮХИДИдан «сәлам» хатлары килгән кебек, хат өеңә килеп төшәргә мөмкин. Бу - җаваплылыкка тартуның законлы алымы. Әлегә мондый тәҗрибә Мәскәүдә генә эшли икән. Бигүк арзан тормаган бу технологияне куллансалар, бәлки, бездә дә тәртип урнашыр иде.

Алия ГАЯЗОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X