Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Машина йөртүче исерек булган

27 мартта Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлының 108нче чакрымында куркыныч авария чыга.

«ВАЗ-21121» автомобилен йөртүче 30 яшьлек машина йөртүче руль артында исерек була. Әлбәттә инде исереккә диңгез тубыктан. Ул машинасын каршы юнәлешкә чыгара һәм «Лада Гранта» автомобиле белән бәрелешә. Фаҗига чыгаручының баш мие селкенә, кабыргалары сына. «Лада Гранта» йөртүче дә шундый ук җәрәхәтләргә дучар ителә. Ә менә «ВАЗ» пассажиры - 35 яшьлек хатын җәрәхәтләрне машина йөртүчеләргә караганда күбрәк ала. Аның кулбаш сөяге һәм тез сөяге сына. Аны Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә илтеп салалар.

28-29 март көннәрендә ЮХИДИ инспекторлары рейд ясаганда 11 машина йөртүчене исерек хәлдә тоткарлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X