Мал-туар тотучыларга ярдәм
Авылда гомер итүчеләрнең дә күбесе хәзер шәһәрчә яшәүгә күнегеп бара. Шәһәрчә дип әйтү терлек асрамыйча гына көн күрү. Колхозлар бетерелде, шуның белән бергә шәхси хуҗалыкларда мал-туар да кимеде.
Авыл хуҗалыгын үстерү һәм иң мөһиме - авыл кешесен эшле итү максатыннан, безнең республикада төрле чаралар бар, федераль программалар да гамәлдә. Хуҗалыгын үстерергә теләгән кешегә субсидияләргә исәп тотарга була. Быел шәхси хуҗалыкларда бер сыер асраган өчен - 3 мең сум, 1 яшьтән зуррак булган кәҗә өчен 1 мең сум акча бүленеп биреләчәк. Әлеге акчаны терлек асраучылар терлек азыгы - печән, фураж сатып алуга тота алачак.
Тулырак язма газетабызның 52нче санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев