Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

М-7 трассасында ДТП чыгып 59 яшьлек ирнең гомере өзелде

Янгын сагының кизү тору пультына М-7 трассасының 748нче чакрымында юл фаҗигасе чыгу турында хәбәр 21 сәгать 17 минутта килә.

Авария чыккан урынга Карамалы Тау бистәсендәге 154нче янгын часте бүлеге хезмәткәрләре бара. "Шкода" автомобиле белән "Фиат Добло"ның маңгайга маңгай бәрелешкән булуы ачыклана. Нәтиҗәдә ике автомобильгә дә шактый зыян килә. "Фиат" автомобилен йөртүче шул урында ук алган җәрәхәтләреннән җан-тәслим кылса, икенче машина йөртүче (фотода) "Шкода" эчендә кысылып кала. Аны янгын сүндерүчеләр машина эченнән коткару инструментлары ярдәмендә чыгара. Аягы сынган ирне Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә җибәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев