Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ләззәт Хәйдәров яңа вазифага керешә

Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы эшләр идарәсенең элеккеге башлыгы Ләззәт Хәйдәров Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесенең урынбасары итеп билгеләнде, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Шунысын да искәртик: ТР Президенты матбугат секретаре урынбасары вакансиясе кадрлар алышынганнан соң барлыкка килде. 2015 елның 21 декабрендә республика Президенты матбугат хезмәтен 10 елга якын җитәкләгән Андрей Кузьмин "Татмедиа" АҖ генераль директоры итеп билгеләнде. Үз чиратында, аның урынбасары Эдуард Хәйруллин ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе булды.

Белешмә өчен. Ләззәт Хәйдәров 1979 елның 26 апрелендә Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында туган.
1999-2005 елларда ТР Милли китапханәсендә кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә эшләгән.
2005-2006 елларда - КДУның татар әдәбияты кафедрасы ассистенты, КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетының социаль-тәрбия эшләре буенча декан урынбасары.
2006-2007 елларда - Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәгълүмати-аналитика бүлеге баш белгече.
2007-2012 елларда - Казан шәһәр Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге баш белгече, башлык урынбасары.
2012-2015 елларда - ТР Президенты Департаментының тышкы сәясәт мәсьәләләре буенча Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсенең дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе.
2015 елның 15 июленнән Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының эшләр идарәсе башлыгы иде
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X