Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЛОГОТИП һәм СЛОГАНнарга ау башланды

«Зеленодольская правда» газетасы Яшел Үзән районы администрациясе белән берлектә шәһәрнең булачак 85 еллыгы символикасына конкурс игълан итте. Яшел үзәнлеләр, рәхим итеп юбилей елына үзегезнең логотип һәм слоганнарыгызны тәкъдим итә аласыз.

Үзегезнең эскизларыгыз һәм сүзләрегез аша Яшел Үзәнебезнең үзенчәлекләрен, асылын, җанын җиткерү мөһим. Креативлык хуплана, ә яшәгән шәһәребезгә мәхәббәт - эшләрегездән бөркелеп торырга тиеш!
Җиңүчеләрнең хезмәтләре рәсми символикага әйләнәчәк һәм сувенир продукцияләрдә, баннерларда, юбилей көнендә «Авангард» стадионындагы төп сәхнә җиһазларында урын алачак.
Яшь буенча чикләүләр юк. Шәхси һәм төркем авторларының да хезмәтләре кабул ителә.
Берьюлы ике конкурста катнашырга була. Хезмәтләрнең саны чикләнмәгән. Алар кәгазьдә дә, электрон форматта да була ала.
Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча сайлап алына: «Конкурсның җиңүчесе» (логотип 85 еллык юбилейның рәсми символы булачак); «Иң оригиналь идея»; «Тамашачы мәхәббәте призы» («Зеленодольская правда» битләрендә һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә укучыларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнә).
Конкурста катнашырга теләүчеләр үз хезмәтләрен «Зеленодольская правда» газетасы редакциясенә тапшыра (Татарстан урамы, 13) яки zpgazetan@mail.ru электрон почтасына җибәрә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев