Үлән яндырып урманда янгын чыгаручыга 2016 елда миллионлаган штраф яный
Яз-көз авылларда яфрак, кипкән үлән, капка төпләрендә яткан чүп-чарны яндыру авыл кешесенең канына сеңгән.
Хәзер мондыйларга карата җинаять эше кузгатылырга мөмкин һәм янгын очраклары чыкканда берничә миллион сум зыянны каплатырга мөмкиннәр. Бу хакта журналистларга Россия урман хуҗалыгы җитәкчесе Иван Валентик белдергән. Моннан алда Россия Табигать министрлыгы җитәкчесе Сергей Донской көз көне үк РФ хөкүмәтенең авыл хуҗалыгы җирләрендә кипкән үләннәрне яндыруны катгый тыю турында белдергән иде.
"Әгәр ут чыгып урман янган очракта, зыян тулы күләмендә каплатылачак. Зыянны исәпләү механизмы эшләнде. Суммасы да бик зур - миллионнар белән исәпләнәчәк", - диде Валентик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев