Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өлкән буын күргәннәр кабатланмасын иде

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын да үткәрдек. Бу бәйрәм йөрәктәге истәлекләрне, үткәргән авыр чорны тагын да яңартты.

Без сугыш чоры һәм сугыш арты еллары балалары күргәннәрне яшь буынга күрергә язмасын инде. Сугыш башланганда без 2-3 яшьлек балалар булганбыз. Сабый гына булсак та, сугыш фаҗигасе, тормыш авырлыгын бик иртә аңладык без. Авылда нык, таза ир-атларның булмавы, авыл тулы бала-чага, карт-коры, хатын-кызлар гына булуы безне иртә олыгайтты.
Укырга кердек, һәр җыелышта «Барысы да фронт өчен!» - дип сөйлиләр иде. Бик күп гаиләләргә кайгы хәбәрләре килде, әтисез малайлар күп иде. Кайтканнары да гарипләр, кайсы - аяксыз, кайсы - кулсыз. Исән кайтканнарының да күбесе 8-10 ел эчендә дөнья куйды.
Авылдагы тормышның авырлыгын әйтеп тә бетерерлек түгел. Кеше авырлыкка яраклаша икән ул. Без, малайлар, көтү көттек. Ат белән салам, печән тарттырдык. Укырга да I класска 7, 8, 9 яшьлекләр керде. Уку - ике сменада, чөнки авылда балалар бик күп иде. Һәр класста 30-35 бала, мәктәпләр салкын, кара савыты ката, эреп-түгелеп, дәфтәр-китапларыбызны буяп бетерә иде.
Өс-баш та чамалы, әниләр әтиләрдән, абыйлардан калган киемнәрне рәтләп, тегеп бирә иде. Без шуңа риза идек, сөенә идек.
Укытучыларыбыз һәммәбезнең хәленә керә иде. Укытучы - авылда иң хөрмәтле, белемле кеше иде ул чакта.
Сугыштан соңгы елларда бәйрәмнәрдә быргы-барабаннар, юлбашчылар портретларын тотып, урамда демонстрацияләр үтә иде. Демонстрациядән тыш, безне класс­ка кертеп, берәр булка-кабартма өләшәләр иде. Ул кабартманың тәмлелекләре хәзер дә онытылмый. Мәктәпкә аякка чабата киеп йөри идек. Ял көне чабатага шакмак кагалар, биегәйтер өчен, су кермәскә. Тәнәфестә шак-шок шакмаклы чабата тавышы иде.

Түбән Урысбага авылыннан
Әхиялетдин абыегыз Баһавиев.

Язманың тулырак вариантын газетаның 49нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев