Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көзләрсез – кыш, иҗатсыз шигырь тумый

Яңа китап - яңа көн, яңа шатлык дигәндәй, Яңа елга санаулы гына көннәр калып килгәндә газетабызның якын дусты, күп-күп язма, хикәя һәм шигырьләр авторы Рәйхана Зәйнуллинаның «Мин көзләргә гашыйк» дип аталган, эчтәлеге белән дә, тышлыгы белән дә бик матур булган китабы дөнья күрде.

Авторның безгә дә, сезгә дә һәм иң мөһиме якташ һәм авылдашларына зур бүләге бу.
- Минем иң беренче шигырьләрем, чынлап та, көз фасылына багышланган иде, - дип сөенече белән уртаклаша Рәйхана ханым үзе. - Йөрәгем аша чыккан һәр әсәрем туган ягыма, аның тарихына, туганнарыма, авылдашларыма, туган ягымның кабатланмас гүзәл табигатенә, чиксез кыр-урманнарына, Бакырчыма багышлана. Алар белән бербөтен Мин!
Шуңа да инде: «Шушы җирдә төп нигезем, нәселем ата-анам. Мин аларның дәвамы бит, шуңа да синдә калам - Бакырчым синдә калам!» - дип башлап җибәргән сүзен шигъри җанлы Рәйхана Зәйнуллина иҗат җимеше - китабын.
Бакырчы авылында туып-үсеп, шул авылда берегеп, гаилә корып, тормышның ачысын-төчесен татып, берүзе лаеклы ике ир-егет үстереп, гомере буе мәктәптә балаларга иң төгәл һәм иң авыр фәнне - математика укытып лаеклы ялга чыккан Рәйхана Зәйнуллинаның исемен районда гына түгел республикада да яхшы беләләр. Беркемне дә битараф калдыра алмый торган кыю шигырьләре рес публика басмаларында да еш басылып килә. Балалар газета-журналлары да аның әсәрләрен көтеп ала. Кыскасы, олысының да, кечесенең дә җанына үтеп керерлек әсәрләр дә иҗат итүче, гаделлек өчен көрәшүче дә, горур да, шул ук вакытта нечкә күңелле әни һәм дәү әни дә ул.
«Мин көзләргә гашыйк»дип аталган җыентык шагыйрәнең әлегә беренче нәшер ителгән китабы булса да, ул авырлык ларга каршы тора ала торган, көчле рухлы, үткен телле, үзгә фикерле кеше. Хәер, аның бу җыентыкка кермичә калган әсәрләре дә бик күп. Шуңа да инде аның бу китабы беренчесе булса да, соңгысы булмас дип әйтәсе килә.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X