Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көзге юллар куркыныч

2015 елның 9 аенда Яшел Үзәндә җәяүлеләр катнашында 50 юл фаҗигасе теркәлгән. Аларда 6 кешенең гомере өзелсә, 47 җәяүле төрле җәрәхәтләнүләргә дучар ителгән. Җәяүлеләр чыга торган урыннарда 5 очракта 6 кеше җәрәхәтләнгән. Статистикага караганда, октябрь-ноябрь айлары якты көннең кыскарак булуы аркасында иң куркыныч чор булып санала.

- Юл йөрү кагыйдәләренә ярашлы рәвештә җәяүлеләр киемнәрендә яктылык кайтаручы элемент йөртергә тиеш, - дип аңлата ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. - Җәяүлеләрнең үзләренә дә юлны чыкканда игътибарлы булырга кирәк. Капюшонны салырга, зонтикны җыярга һәм телефоннан сөйләшмәскә киңәш ителә. Тротуарлар булмаган урыннарда юл кырыеннан транспорт агымына каршы юнәлештә барырга кирәк. 12 сентябрьдә, менә шулай, Васильевода Подстанция урамында «Лада-211440» автомобилен йөртүче 28 яшьлек ир караңгыда каршы юнәлештән түгел, киресенчә, транспорт юнәлешендә барган җәяүлене шәйләмичә калган. Киемнәрендә дә аның яктылык кайтаргыч элементлар булмаган. Нәтиҗәдә 28 яшьлек ир җәрәхәтләнгән, аны кома хәлендә дәваханәгә китергәннәр. Ул 29 сентябрьдә алган җәрәхәтләреннән үлгән.
Көзге шартларда машина йөртүчеләргә тизлекне сайлап йөрергә кирәк. Яңгыр яуганда, томан һәм караңгы төшкәндә каршы килүче автомобильләрнең тизлеге түбәнрәк, арасы чынбарлыктан зуррак кебек тоела. Һәм бу хаталану зур бәла-каза чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Җәяүлеләр чыга торган урыннарда машина йөртүчеләр тизлекне киметергә тиешләр, җәяүлеләр булса да, булмаса да.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев