Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көзге юл автомобильчегә дә, җәяүлегә дә куркыныч

Җәяүлеләр катнашында чыккан юл-транспорт травматизмы торышы быел җитди борчу уята. 2015 елның 8 аенда гына да 40 очрак теркәлеп, 4 кешенең гомере өзелсә, 39ы төрле җәрәхәтләргә дучар ителгән. Җәяүлеләр чыга торган урында 4 бәрдерү очрагы булып, аларда 5 кеше җәрәхәтләнгән.

1 октябрьдән алып 10 октябрьгә кадәр Яшел Үзәндә «Җәяүлеләр юлы» кисәтү чарасы уздырыла. Бу чорда җәяүлеләр катнашында ДТПларны булдырмау буенча эш алып барыла.
- Статистикага караганда, октябрь һәм ноябрь айлары иң куркыныч вакыт булып санала, - дип аңлата бу уңайдан ЮХИДИ бүлеге инспекторы Юлия Леонтьева. - Чөнки бу чорда көн кыскара, төнге караңгылык озыная. Шул сәбәпле җәяүлеләргә төнге вакытта яктылык биреп торучы элементлар кертелгән киемнәр сайларга яисә браслетлар тагып йөрергә кирәк.
Автомобиль фарасы яктылыгы ерак булганда, яктылык кайтаручы элементлы кием кимәгән җәяүлене 100 метр ерак­лыктан күреп булса, яктырткыч элементлы җәяүле 350 метрдан да күренеп тора. Бу очракта җәяүленең машина тәгәрмәче астына эләгү куркынычы күпкә кими.
- Бер мисал китереп узам, - дип сүзен дәвам итә инспектор. - 12 сентябрьдә кичке җиделәрдән соң Васильевоның Подстанция урамында «Лада-211440» автомобилен йөртүче 28 яшьлек ир юл кырыеннан барган 28 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган. ДТПда җәяүле бик җитди җәрәхәтләнүләр алып, кома хәлендә дәваханәгә озатылган. Әмма ул анда аңына да килә алмыйча 29 сентябрьдә үлгән.
Юл йөрү кагыйдәләре буенча хәзер җәяүлеләр караңгы вакытта киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар тагарга яисә браслетлар кияргә тиеш булуларын онытмасыннар иде. Әлбәттә, машина йөртүчеләр үзләре дә җәяүлеләр юл чыга торган урыннарда тизлек режимын сакласалар, бәла-каза чык­мас.

Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев