Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көзге бәйрәм Сөмбелә

Менә шундый көзге муллык-туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, Бакча урамында яшәүче халык Сөмбелә бәйрәмен, аеруча мул сый-ризык әзерләп, көр күңел белән оештырды.

Һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнде. Бакча урамының киленнәре Сөмбелә бәйрәмен, игенче хезмәтен һәм аның хезмәт җимеше булган икмәкне олылау-данлау рәвешендә, ягъни чын мәгънәсендә уңыш бәйрәме буларак уздырды. Озак еллар агроном булып эшләгән Сәлимә апа Борһанова, дулкынландыргыч мизгелләр кичереп, бодай көлтәсе бәйләмен Сөмбеләгә тапшырды. Сөмбеләне - Гөлфирә Борһанова, Җирне - Фирдәүсә Гатауллина, Суны - Миләүшә Гарифуллина, Һаваны - Ләйсән Шәйхетдинова, Кояшны - Рания Борһанетдинова хәтерләтеп, халыкны уйнатып-җырлаттылар. Балалар чыгышы бәйрәмгә тагын бер ямь өстәде. Рания Борһанетдинова өлкән буынга җылы сүзләр җиткереп өлкәннәргә бер кочак чәчәк бәйләме өләште. Бу көнне эле "Өй түрем-гөл бакча" конкурсына йомгак ясалып, Асия Ахтямова җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Миләүшә Салахиева. Бакырчы

Фотоларда: Бакча урамы киленнәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X