Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыйммәтле «уенчык» бала өчен соңгысы булырга мөмкин

16 сентябрьдә Ленин урамында «Хонда» автомобиле һәм мотоциклчы катнашында авария чыга. Якынча тикшерүләр буенча, 25 яшьлек автомобиль йөртүче 16 яшьлек яшүсмер утырган мотоциклга юл бирмәгән.

Нәтиҗәдә авария чыгып, яшүсмер каты имгәнгән. Аны дәваханәгә озатырга туры килгән. Шуны да әйтергә кирәк, яшүсмернең мотоцикл йөртергә хокук биргән кенәгәсе булмаган.

- Еш кына ата-аналар балаларына шундый «уенчык» сатып алып, аларның гомерен куркыныч астына куя, - дип сөйли ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. - Ә бит кыйммәтле бүләк аның өчен соңгысы булырга мөмкин. Мәсәлән, 2 сентябрьдә Карамалы Тау - Албаба станциясе юлында Яшел Үзән механика көллияте студенты 17 яшьлек яшүсмер мопедта барганда каршы юнәлешкә чыгып, «ВАЗ» автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, мопед йөртүченең шул урында ук гомере өзелгән, ә пассажиры - 17 яшьлек кызны, боты сынып, дәваханәгә озатканнар. Кызның, өстәвенә, башында мотошлемы да булмаган.
Әйе, яшьләр бу яшьтә импульсив һәм ваемсыз була. Кайвакыт алар батыраеп китеп, кагыйдәне махсус та боза. Моңа кадәр мопед һәм скутерларда хокуксыз да йөреп булса, хәзер хәл үзгәрде. 2014 елның 15 ноябреннән йөртүченең «М» категориясендәге кенәгәсе һәм аңа 16 яшь тулган булырга тиеш. Хокуксыз мопед йөрткән өчен штраф 5 мең сумнан алып 15 мең сумга кадәр булырга мөмкин.
Әлфия Зыякаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев