Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыш бабайның сихерле таягы ике капчыкны унга әйләндерде

«Яшел Үзән»не өйләренә яздырып укучыларыбызның бик күбесе көткән көн килде: редакция газетага 2016 елның беренче яртысы өчен язылучылар арасында призлар уйнатты. Уенда катнашу өчен «Яшел Үзән»гә 2016 елның беренче яртысына язылырга һәм квитанцияне яки аның икенче нөсхәсен редакциягә җибәрергә кирәк иде.

Редакция призларның «Эссен» кибете карточкасын, бер капчык он, бер капчык шикәр комы булуын игълан иткәч үк, редакциягә хатлар ява башлады.
Редакция коллективына моңа кадәр дә призларны бик күп уйнатырга туры килде. Микродулкынлы мич, келәм, телевизордан башлап, авыл кешесенә иң кирәкле әйбер дип, хәтерләсәгез, галошларга кадәр уйнаттык. Күгеш авылында яшәүче, редакция үткәргән уенда катнашып, юрган откан Рәмзия Низамиевадан шундый шигырь юллары килеп иреште хәтта.
Яратып укып барабыз
«Яшел Үзән» битләрен.
Зарыгып көтеп торабыз
Аның килгән көннәрен.
Бүләккә бүләк булсын дип,
Шигырь юллары язам.
Бүләгемне алырга дип,
Поездлар белән «сызам!»
Быел да конверт эчләреннән квитанция белән бергә күп кенә хатлар да килеп иреште. «I төркем инвалид булгач, поч­тага барып йөри алмый. Әмма пенсионер әбиләрне шикәр комы белән кызыктырдыгыз бит, бәхетебезне сынап карарга булдык әле!» - дип язган Норлаттан Тәнзилә апа. - Район газетасына үземне белгәннән бирле язылам. Башта «Идел ягы» иде, хәзер - «Яшел Үзән». Бик кызыктырды бу өлкән буынны шикәр комы! Өлкәннәргә баллы бик ярамаса да, күбесе хат саен шикәр комы миңа чыксын иде, дигән теләк белдергән. югыйсә, кибет карточкасына да җаның теләгән әйберне сатып алып булачак бит. Быел 20 еллык юбилеен билгеләп үткән «Яшел Үзән»не «90 ел алдырам инде!» диюче дә табылды. «Шикәр комын миңа чыгарсагыз, бүлешер идек!» дип, оятсыз тәкъдимнәр дә ишетергә туры килде. Яшел Үзәннең Пионерская урамында яшәүче бер укучыбыз 2013, 2014, 2015нче еллар өчен язылган квитанциясен җибәргән, ә 2016нчы елның беренче ярты еллыгына язылырга оныткан.
70-80 яшьлек апаларның редакциягә килеп, шикәр комы миңа чыкмас микән дип гозерләп йөрүе безне бик нык борчуга салды: гомер буе илебез муллыгы өчен тырышып эшләгән һәм бүгенге көндә пенсиягә яшәүчеләрнең матди хәле мактанырлык түгел. Уйлаштык-уйлаштык та, Кыш бабайның сихерле таягы ярдәме белән ике капчыкны унга әйләндерергә булдык. Кар кызы да «Хәзерге продукциянең сыйфаты аны озак сак­ларга мөмкинлек бирми!» дип тора әнә.
Шулай итеп, «Эссен» кибете карточкасына Күгәй авылының Үзәк урамында яшәүче Сания Яруллина ия булды.
10шар килограммлы шикәр комы тутырылган капчык­ларны - Кече Шырданнан Рамил Шакиров, Яшел Үзәннең Комаров урамында яшәүче Ф.З.Бикмуллина, Уразлыдан Асия Зәйнуллина, Карамалы Таудан Хәкимов, Олы Ачасырдан Гөлкәбирә Җамалиева отты. 10шар килограмм оннан Карашәмдә гомер итүче Фәния Гыйнатуллина, Күгештән Сания Хәлилова, Норлаттан Тәнзилә Бикмуллина, Мамадыш-Әкилдән С.Салаватова, Рус Әҗәленнән Г.Нигъмәтҗанова тәмле камыр ризыклары пешерәчәк.
Хөрмәтле газета укучылар!
«Яшел Үзән» оештырган уенда катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт! Уенда катнашып откан күчтәнәчләр барыбер тиз бетә, ә «Яшел Үзән» өегезгә ярты ел буе килеп, күңелле хәбәрләр белән шатландырып торачак. Ә призларны редакциядән үз вакытыгыз белән килеп ала аласыз. Квитанция­ләр редак­циядә 2016 елның икенче яртысына кадәр сакланачак.
Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев