Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Кыш Бабайга хат” хәйрия акциясе башланды

Офиска килүчеләр Яшел Үзәннең "Гнездышко" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең Яңа ел теләкләрен үти алачак

"ВымпелКом" ГАҖ ("Билайн" бренды) "Кыш Бабайга хат" хәйрия акциясе башлануын игълан итә.

9-20 декабрь көннәрендә Казандагы Вишневский урамы, 14 нче йорт адресы буенча урнашкан "Билайн" офисына килүчеләр Яшел Үзәннең "Гнездышко" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең Яңа ел теләкләрен үти алачак. Бу балалар катлаулы тормыш шартларында калган, күбесенә игътибар җитми, аларның ата-аналары хокукларыннан мәхрүм ителгән.

Әлеге балалар Кыш Бабайдан курчак, хайваннар турында китап яки кәнфитләр сорый. Без барыбыз да мондый хыялларны гына тормышка ашырырга сәләтле.

Бу кызлар һәм малайларның теләкләре язылган чыршы "Билайн" хезмәт күрсәтү һәм сату офисында урнаштырылган.

Хәйрия акциясендә катнашу өчен әлеге чыршыдагы теләсә кайсы теләкне укып, бүләкне офиска 20 декабрьгә кадәр китерергә кирәк була. Шулай ук бүләкләрне 25 декабрь көнне балаларга шәхсән тапшыру мөмкинлеге дә бар. Акциянең хисабы "ProKazan.ru" һәм "KazanFirst.ru" порталларында урнаштырылачак.

Язма ТАТАР-ИНФОРМ агентлыгыннан күчереп бастырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев