Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кырым мөстәкыйль суверен дәүләт дип игълан ителгән

Ярымутрау аны Россия составына кертүләрен сорый Бүген Кырым Югары советының чираттан тыш пленар утырышында "Кырымның бәйсезлеге турында" карар кабул ителгән. Аның өчен 85 депутат тавыш биргән. "Кырымны мөстәкыйль суверен дәүләт - Кырым Республикасы итеп игълан итәргә, анда Севастополь аерым статуска ия", - дип билгеләнелә документта. Кырым Республикасы башка дәүләтләр белән...

Ярымутрау аны Россия составына кертүләрен сорый

Бүген Кырым Югары советының чираттан тыш пленар утырышында "Кырымның бәйсезлеге турында" карар кабул ителгән. Аның өчен 85 депутат тавыш биргән.

"Кырымны мөстәкыйль суверен дәүләт - Кырым Республикасы итеп игълан итәргә, анда Севастополь аерым статуска ия", - дип билгеләнелә документта.

Кырым Республикасы башка дәүләтләр белән илләр арасындагы тигезлек, тынычлык, дуслык, башка гомумтанылган сәяси, икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек принциплары нигезендә мөнәсәбәтләр корырга ниятли.

Кырым Республикасы БМОна, дөньяның барлык дәүләтләренә Кырым халкы булдырган мөстәкыйль дәүләтне танырга өндәп, мөрәҗәгать итә.

"Әлеге карар гамәлгә кергән көннән алып, Кырым Республикасы территориясендә Украина законнары кулланылмый, 2014 нче елның 21 нче февраленнән соң кабул ителгән Украинаның Югары Радасы һәм башка дәүләт органнарының карарлары чынга ашырылмый", - диелә мөрәҗәгатьтә.

"Кырым Республикасы Кырым Автоном Республикасы Югары Радасы йөзеннән РФнә Кырым Республикасын, республика статусы белән РФнең яңа субъекты буларак, Россия Федерациясе составына кабул итү турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итә", - дип хәбәр ителә Югары совет сайтында.

Мәгълүмат Татар-Тнформ агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев