Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кылган гамәлләрегез саваплы булсын

Йөзенә карап, безнең мөгаллимәбез Тәкыя Салих кызына һич тә үз яшен биреп булмый. Аның йөзеннән якты нур сирпелеп тора, дингә ихласлык килеш-килбәтеннән, һәрбер хәрәкәтеннән күренә. Моның сәбәбе: аның калебенең чисталыгында; күңелендә хөсетлек, көнчелек, ачу, үч алу кебек ямьсез гадәтләрнең булмавында. Аллаһ Тәгаләнең тыелганнарыннан тыелып, динебез кушканнарын үтәп яшәвеннәндер. Тәкыя апа...

Йөзенә карап, безнең мөгаллимәбез Тәкыя Салих кызына һич тә үз яшен биреп булмый. Аның йөзеннән якты нур сирпелеп тора, дингә ихласлык килеш-килбәтеннән, һәрбер хәрәкәтеннән күренә. Моның сәбәбе: аның калебенең чисталыгында; күңелендә хөсетлек, көнчелек, ачу, үч алу кебек ямьсез гадәтләрнең булмавында. Аллаһ Тәгаләнең тыелганнарыннан тыелып, динебез кушканнарын үтәп яшәвеннәндер.
Тәкыя апа гүзәл табигатьле Минзәлә якларында туып үскән. Гаиләдә динебезне, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны хөрмәт итеп, үтәп яшиләр.
Теләнче Тамак урта мәктәбен 1956 елда тәмамлап, Минзәлә педучилищесына укырга керә. Аны тәмамлап, бер ел балалар укыта. Югары белем алу теләге аны Казан педагогия институтына китерә. Монда ул үзенең гомерлек юлдашы - физкультура факультеты студенты Кама Тамагы егете Таймус Садыйков белән очрашып, гаилә коралар.
Тәкыя апа сайлаган һөнәренә хыянәт итми, 40 елдан артык балаларга математика укыта.
Дин юлына Тәкыя апа, күпләр яулык бәйләүне авыллыкка, апа-әбилеккә санаган чагында ук баса. Яулыгын да яба, тәнәфес вакытларында, буш кабинетларга кереп, намазын да укый. Гәепләп караган күзләргә игъибар да итми.
Лаеклы ялга чыккач, чын-чынлап дин гыйлеме алырга дип, дәресләргә йөри башлый. Аның тырышлыгын, гыйлемгә омтылышын күреп, төркем җыярга, шәкертләр укытырга тәкъдим итәләр.
- Аллаһ Тәгаләгә бик рәхмәтлемен, мине шушы юлга бастырганы, гыйлем алып, белемемне башкаларга да өйрәтергә мөмкинлек биргәне өчен. Мин шәкертләрем арасында җан рәхәтлеге, күңел тынычлыгы табам, - ди ул.
Мин үзем дә, бик теләп, чын күңелдән яратып, Тәкыя апа дәресләренә йөрим. Без үскән чор динебезнең тыелган, кысылган чагына туры килде. Без дин гыйлеменнән гафил идек. Алай да, әби-бабай, әти-әниләрдән «Әлхәм», «Ихлас», «Аятел көрси» сүрәләрен, кыс­ка догаларны яттан белә һәм кабатлый идек. Яшь арта барган саен, Коръән сүрәләрен гарәп телендә дөрес итеп уку теләге барлыкка килде.
Тәкыя апа безгә ислам дине нигезләрен, Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәтә. Гарәп хәрефләрен өйрәнгәндә язылышын, дөрес итеп әйтелешен, намаз тәртибен, намазда укыла торган догаларны һәрберебезгә кулдан язып таратты, дөрес итеп укырга, язарга өйрәтте. Ә группада 20дән артык шәкерт, яшьләре 70тән узганнар да бар бит. Менә монда Тәкыя апаның сабырлыгына сокланмыйча булмый инде. Ул үзенең шәкертләренә дин гыйлемен җайлап кына, бернинди мәҗбүрилек күрсәтмичә, аңлаешлы итеп асылына төшендерә. Кирәк икән, өстәмә дәрес тәкъдим итә (мәҗбүри түгел), калып шөгыльләнәсең килсә, синең белән калып та өстәмә эшләр эшләтә.
Тәкыя апа безнең һәрберебезнең уңышына чын күңелдән куана, сөенә. Дөрес итеп, хатасыз укысак, сүрәләрне яттан сөйләсәк, күзләрендә, йөзендә горурлык, канәгатьлек барлыкка килә. Төрле вакыт була: авыррак укысак, дәресләргә килмичә калсак, игътибарсызрак булсак, ул безне шелтәләп тә ала (әй, оят та була инде), аның күзләрендә безнең өчен борчылу күрәбез.
Гарәп телендә сүрәләр укыгач, һәрберсенең мәгънәсен аңлата, тәфсирен укый. Без инде Коръәннең - яшәү кануны, әхлак кагыйдәләре җыелмасы, бу дөньяда дөрес яшәү өчен кагыйдәләр тупланмасы икәнен күптән аңладык.
Ул боларның берсен дә үзен мактасыннар дип, дәрәҗә казану өчен эшләми, ә һәр гамәлен Аллаһның ризалыгы өчен булсын дип кыла.
Тәкыя апаның һәр дәрестә эчтәлек­ле, мәгънәле вәгазьләр сөйләвен тын да алмыйча тыңлыйбыз. Үзенең мөлаем, йомшак тавышы белән үтә катлаулы әйберне дә үтемле, истә калырлык итеп, тормыштагы хәлләр белән бәйләп сөйли. Вәгазьдә дини белем белән бергә, дөньяви белем, фәнни гыйлем, тарихи мәгълүмат, медицина яңалыклары да кулланыла. Аңа нинди генә сорау бирсәк тә, һәркайсына аңлаешлы итеп җавап бирә. Икеләнсә: «Мин бу турыда сорашыр­мын», - дип әйтергә дә кыенсынмый.
Камиллекнең чиге юк, - диләр. Тәкыя апа әле дә төрле остазларда гыйлем эстәвен дәвам итә. Ислам диненең биш баганасын да үтәп яши ул. Улы Мурад белән Хаҗ кылып кайтуларын да әйтергә кирәк, әмма ул бу хакта сөйләүне бер дә өндәми, чөнки диндә мактану юк дип кабатларга ярата ул.
Тәкыя апа белән Таймус абый Садыйковлар гаиләсе өчен ислам дине - күптәннән яшәү рәвеше. Алар иптәше Таймус абый, балалары белән намаз укып, ураза тотып, хәләлне хәрамнан аерып, тирә-юньдәгеләргә изгелек кылып яши. Таймус абый - Мирный бистәсендәге Тынычлык мәчетен төзүдә башлап йөрүче һәм төзү эшләренең ахырына кадәр ярдәмләшеп, булышып йөрүчеләрнең берсе. Бик хәрәкәтчән, җитез, өлгер, кайгыртучан ул Таймус абый. Әле хәзерге вакытта да мәчет, мәдрәсәдә җылы, чис­та, ямьле икән - аның монда өлеше зур. Рәхмәт аңа.
Тәкыя апа белән Таймус абый ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Мурад та, кызлары Гүзәл дә Казан дәүләт энергетика институтын тәмамлыйлар. Инде үзләре әти-әни булганнар. Ә әти-әниләре алар күңеленә иман орлыгын кечкенәдән салганнар. Коръән кануннары белән яшәүче балалар үстергәннәр. Таймус абый белән Тәкыя апа аларның кайгыртуын, игътибарын, ярдәмен тоеп, күреп яши. Оныкларының уңышларына сөенә. Тирә-юньгә нур чәчеп яшәүче бу матур гаилә безнең һәркайсыбыз өчен үрнәк булып тора.
Сәрия Гайфуллина.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев