Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Кушкапка»да таныштык!» диярләр әле

Кар эреп, боз киткәч, печән өстенә кадәр 8 атна буе, һәр җомга авыл капкасы янына яшьләр җыела. Төрле авыллардан төркем-төркем, гармун белән җырлар сузып, 10-12 авылдан бер җиргә җыелганнар. Бу күренеш Күлбаш, Мәмдәл, Битаман, Яке якларында Кушкапка уеннары дип аталган. Шул уеннарны торгызу нияте белән печәнгә төшкәнче өлгереп калыйк дип,...

Кар эреп, боз киткәч, печән өстенә кадәр 8 атна буе, һәр җомга авыл капкасы янына яшьләр җыела. Төрле авыллардан төркем-төркем, гармун белән җырлар сузып, 10-12 авылдан бер җиргә җыелганнар. Бу күренеш Күлбаш, Мәмдәл, Битаман, Яке якларында Кушкапка уеннары дип аталган.
Шул уеннарны торгызу нияте белән печәнгә төшкәнче өлгереп калыйк дип, Карагуҗа тирәсендәге бик матур бер аланда 8 авылдан фольклор коллективлары, ялгыз башкаручылар җыелды. Оештыручы ролен үзенә менә инде 3 елдан бирле «Кушкапка уеннары» проектын эшләүче Осиново мәдәният йортының «Җәүһәр» ансамбле үз өстенә алды.
-Үзебезнең яшьләр, әби-бабайлар йоласына таянып, бер-берсен табарлар иде. Интернетта, эчемлекле төнге клубларда танышкан парлар ышанычсыз була ул. Ә бу уеннарда яшьләр бер-берсенең туган-тумачасын белеп, үзенә тиң ярын күзли алыр иде. Бу уеннарны традициягә әйләндерсәк, әйбәт булыр иде. Кем белә, бәлки әле матур туйларда утыру да насыйп булыр. Кайда таныштыгыз дигән сорауга, әби-бабаларыбыз кебек, «Кушкапка»да!» - дип әйтүчеләр дә булыр! - дип сөйли «Җәүһәр» ансамбле җитәкчесе Резида Александрова.
Юлиана Александрова.
Осиново

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X