Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Куприяновага әйләнгән Замирә Рәҗәпова, ниһаять, үзенең ирен күрсәтте (ФОТО)

4 июль көнне Замирә Рәҗәпова 5 ел буе йөргән сөйгән егете белән Казанда никах укыткан.

Ниһаять, 10 ноябрь көнне "ВКонтакте" сайтында Замирәнең иптәше Максим белән бергә төшкән фотосы пәйда булды. Фото астына кәләш "Я не мыслимой ценой, и своей мечтой, заслужила это счастье быть с тобой...", дип тә язып куйган.

Июльдә бәхетле пар никахны өйдә иң якын кешеләре белән үткәргән иде. Алар арасында танылган артистлар Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар һәм башка туганнары, дуслары булган. Кияү - Казаннан, Максим исемле татар егете. Һөнәре буенча музыкант. Замирә аның белән җырчы Филүс Каһировның төркемендә эшләгәндә танышкан.

Ул вакытта Замирә туй булмый, язылышып кына алабыз, безнең өчен никах уздыру мөһимрәк, дип белдергән иде.

Чыганак: туйлар.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X