Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көтеп алган Җиңү язы

70нче Җиңү язын - илебез өчен иң мөһим бәйрәмне яшел үзәнлеләр көтеп һәм бик дулкынланып, нык әзерләнеп каршы алды.

Яшел Үзән бу җиңүгә аеруча зур өлеш керткән шәһәрләрнең берсе. Горький исемендәге заводта биш меңнән артык кеше тылда эшләгән: торпеда һәм бронекатер, корабльләр ясаган. Бүген шушы ветераннарның 299ы гына 70нче Җиңү язын каршылый.

Серго исемендәге заводта совет артиллериясе өчен снарядлар ясалган, фронтка 2 меңнән артык серголы китеп, 650се кире кайта алмаган. Шуңа күрә предприятие I дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Бүген җитештерү берләшмәсеннән 27 фронтовик һәм 582 тыл хезмәтчәне генә Җиңү көнен каршы ала.
Быелгы бәйрәм башка еллардан аермалы буларак яңартылган «Авангард» стадионында «Бөек елларга баш иябез!» митинг-прологтан башланып китте. Бәйрәмгә җыелган тамашачыларга зур экраннан Мәскәүнең Кызыл мәйданда барган парад трансляциясен дә күрергә, Россия Президенты Владимир Путинның бәйрәм котлавын да тыңларга мөмкин булды. Ә аннан соң Яшел Үзәннең үзенең парады башланды. Анда төрле ведомстволар хезмәткәрләре, уку йортлары укучылары катнаш­ты. Яшел үзәнлеләрне, бу бөек җиңүне китергән ветераннарны муниципаль район башлыгы Александр Тыгин һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән ТРның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин котлады.
Әлеге тантаналы өлештән соң, колонна стадионнан Ленин урамы буенча Җиңү паркына юнәлде. Ул «Үлемсез полк» акциясе кысасында барып, парадка чыгучылар үзләренең сугышта катнашкан туганнарының фоторәсемнәрен тотып чыккан иде. Бу акциядә катнашучыларның да иге-чиге булмады, зур дулкынлану хисләре тудырды, хатирәләрне яңартты, яшь буынга сугыш күргән һәм ул аларга илне азат иткән туганнарын бервакытта да онытмаска мөмкинлек бирер.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 34нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев